Зәй офыклары

Терлекчелекне үстерүгә йөз тотыла

Районда терлекчелекне табышлы тармак итү өчен максатчан эш бара. Әлеге уңайдан комплекслар, фермаларда терлек асрауны технология таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыру буенча күптөрле чаралар күрелә. Республика программасы буенча төзекләндерелгән ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплекслары, ремонтланган һәм сафка баскан силос-сенаж базлары да - терлекчелек продукциясе арту өчен алшарт. Бүгенге көндә районда бер...

Районда терлекчелекне табышлы тармак итү өчен максатчан эш бара. Әлеге уңайдан комплекслар, фермаларда терлек асрауны технология таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыру буенча күптөрле чаралар күрелә. Республика программасы буенча төзекләндерелгән ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплекслары, ремонтланган һәм сафка баскан силос-сенаж базлары да - терлекчелек продукциясе арту өчен алшарт. Бүгенге көндә районда бер сыердан тәүлеклек савым 15,9 килограмм тәшкил итә. Агымдагы елның беренче кварталында 5781 тонна сөт, 625 тонна ит җитештерелгән. Бу турыда зур сөйләшү "Зәй" агрофирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында узган терлекчелек буенча 2016 елның беренче квартал нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмәсендә булды. Семинар эшендә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Актаныш, Зәй, Тукай районнарыннан комплекс башлыклары, зоотехниклар, зооветбелгечләр катнашты.

Пленар өлешне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды. Ул республика терлекчелек комплекслары эшчәнлегенә тулы анализ ясады.

Район башлыгы Разиф Кәримов, "агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов район һәм "агрокөч-Төркем" җәмгыятендә терлекчелек буенча елның беренче кварталына йомгак ясап, алда торган бурычлар, сөт фермаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү, сафка баскан силос базлары, траншеяләр буенча рес-публика программасында катнашулары турында бәян иттеләр.

Районда терлекчелек тармагында барлыгы 1657 кеше хезмәт куя. Зәйдә 1 апрельгә 17490 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4453е - савым сыер. Узган ел килеп туган кайбер проблемалар терлекләрнең баш саны кимүгә китерде. Районда ел ахырына мөгезле эре терлекләрнең баш санын 18000 җиткерергә ниятлибез, моның өчен мөмкинлекләр бар, графикны саклыйбыз, ди район башлыгы. Районда агымдагы ел Сөт елы дип игълан ителде, моңа бәйле рәвештә терлекчеләр алдында көн саен 100 мең литр сөт саву бурычы тора. Сыерның сөте - телендә. Яз-җәй мул сөт саву чоры санала. Сыер савучылар алда торган бурычларны үтәүгә ирешерләр дигән өмет бар.

Савым сыерлар өчен югары протеинлы һәм балансланган азык әзерләү һәм куллану технологиясе, аларны ашатуны оештыруда яңа алымнарга кагылган чыгышлар катнашучыларда кызыксыну уятты.
Алар "Зәй" агро-фирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында булдылар: мөгезле эре терлекләр корпусы, бозаулату бүлеге, яшь терлекләрне үстерүнең торышы, сыер саву җайланмалары, ясалма орлыкландыру пункты, сөт лабораториясе эше, авыруларны кисәтү һ.б.лар белән таныштылар.

Әхмәт сөтчелек комплексында бер ел терлекләр ябык цикл белән асрала: моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Биредә барлыгы 1772 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 893е - савым сыер. Бер сыердан көненә уртача 18 литр сөт савыла. Дүрт корпуста - савым, берсендә - ташланган, тагын берсендә бозаулыйсы сыерлар асрала. Бер корпусны - өч айга кадәр бозаулар, аның янәшәсендәгесен 4 - 18 айлык терлекләр били. Шул рәвешле, терлекләр беркая чыгарылмыйча әлеге комплекста асрала, ясалма орлыкландырыла. Әлеге ябык цикл нәтиҗәле хезмәткә этәрә: узган ел тәүлегенә 11 тонна сөт савылса, агымдагы елның беренче кварталында 15 тонна сөт савылган. Ел ахырына әлеге күрсәткечне 17 тоннага җиткерергә исәплиләр.

-Свердловск өлкәсеннән 370 баш тана кайтарткан идек, бозаулый башладылар, араларында тәүлегенә 30-50 литр сөт бирә торганнары да бар, - ди комплекс башлыгы А. Лаврентьев.

Терлек азыгы 12 компоненттан тора, терлекләр ел буе бер типта тукландырыла.

- Бозауларның сакланышында сөт таксиеның роле зур, берсе сафтан чыккач, район башлыгы ярдәме белән икенчесенә ия булдык, соңгысы тагын да заманчарак, - ди комплекс башлыгы.

Әхмәтлеләр терлекчелек тармагын үстерүгә йөз тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: