Зәй офыклары

Тир түгелми генә рекордлы уңыш булмый

Соңлап яуган яңгырлар, үтәлгән технология-ләр шикәр чөгендере үсешенә тәэсир итми калмады. «Зәй шикәре» агрофирмасы татлы тамырдан рекордлы уңыш ала. Бу көннәрдә агрофирманың «Чыбыклы» бүлекчәсе чөгендер басуының кайбер урыннарында, аеруча Онбия авыл янында уңыш 750-800 центнерга җитә. Районда әлегә кадәр мондый уңышның булганы юк иде. Үзеннән-үзе моңа ничек ирешелде икән дигән...

Соңлап яуган яңгырлар, үтәлгән технология-ләр шикәр чөгендере үсешенә тәэсир итми калмады. «Зәй шикәре» агрофирмасы татлы тамырдан рекордлы уңыш ала. Бу көннәрдә агрофирманың «Чыбыклы» бүлекчәсе чөгендер басуының кайбер урыннарында, аеруча Онбия авыл янында уңыш 750-800 центнерга җитә. Районда әлегә кадәр мондый уңышның булганы юк иде.

Үзеннән-үзе моңа ничек ирешелде икән дигән сорау туа. Бу - культураларны үстерүгә агрофирма җитәкчелегенең фәнни яктан якын килүе нәтиҗәсе. Агымдагы елның коры булуын исәпкә алып, язгы-җәйге чорда чөгендер мәйданнарында күп эшләргә туры килде, ди агрофирма җитәкчесе Мидхәт Хисамиев. Беренчедән, гектарына 110-115 мең үсенте туры килерлек итеп чәчелгән. Икенчедән, чөгендер үсентеләрен корылыктан саклап калу өчен яфрактан өстәмә тукландыру үткәрелгән. Моның өчен "Бионикс", "Гуми" һ.б. препаратлар кулланылды, моны без фәнни-тикшеренү институты белән бергә эшләдек, ди Мидхәт Хәернасович. Мондый тукландыру үсемлекне критик чорда тулы комплекслы микроэлементлар белән тәэмин итүдә, тамырдан тукландыруда алшарт. Диңгездәй җәйрәп яткан куе яшел яфраклы шикәр чөгендере басуларын күреп гаҗәпкә калырлык. Иге-чиге күренмә-гән чөгендер басуында халыкча әйтсәк, самавыр кадәр зурлыкта чөгендерләр үскән.

Агрофирмада агымдагы елда шикәр чөгендере 2816 гектар мәйдан били, шуның 987 гектары җыелып, шикәр заводына 40 мең тонна чимал озатылган. Гомумән алганда, агрофирма шикәр заводына 165 мең тонна татлы тамыр тапшырырга ниятли. Яңгырлар эшкә комачаулый билгеле. Басуларны дүрт "Ропа" комбайны иңли. Комбайнчылар тәүлек буе бер-берсен алыштырып эшли. Алар - барысы да үз эшенең остасы. Рекордлы уңыштан аларның да күңеле күтәренке. Хезмәткә түләү гектарлардан түгел, ә алган уңыштан. Җәйрәп яткан чөгендер басуын бераз урауга, комбайннар бункеры тула. Алар туктап, чөгендер көшеленә чимал бушата. Әлеге манзарага сокланып туйгысыз.

Күз алдына балачактагы чөгендер басуы килә. Шикәр чөгендере үстерү тарихы (56 ел элек) безнең буынга да туры килде. Чөгендер игә башлагач һәм аннан соңгы ике-өч дистә елга аны игү һәм җыеп алуга кул көче кирәк булды. Хуҗалыклар аны чәчәр иде, орлыгы, чәчкече, аны игү өчен махсус техникасы булмый әле. Әнкәйләргә 3әр гектар чөгендер кишәрлеге бирәләр, аны заводка тапшырганчы чөгендер язмышы алар кулында, без - кул арасына керә барган малай-кызлар әнкәйләр белән яздан кара көзгә кадәр шул басудан кайтып кермәдек. Хуҗалыкларда ул елларда чөгендер хәзерге кебек 400-600 гектар түгел, 40-60 гектар иде. Мәктәпне тәмамлагач, Зәйгә китеп тә котылып булмый: шикәр чөгендере эшкәртүгә шәһәр укучылары, оешма-учреждение эшче-хезмәткәрләре дә тартылды. Бер елны яңгырлы булып, басу-басу чөгендер мәйданнары калды хәтта. Эшкәртү бер хәл, аны алып, заводка техникага төяп озату да кирәк иде. Тора-бара хуҗалыкларда шикәр чөгендере игү чәчү әйләнешенә кертелде. Чөгендер игү осталары - механизаторлар-энтузиастлар пәйда булды. Алар яңа агрочаралар, техникалар кулланды. Чөгендер үсентеләре рәт аралары конструкцияләнгән тырмалар белән 3-4 мәртәбә эшкәртелә башлады. Аксар авылы механизаторы Фәрит Миннебаев чөгендер яфрагын кистерү-чистарту җайланмасы белән ил күләмендә танылды. Шул рәвешле, тәпкеләр чормаларга күчте. Авыл хуҗалыгы машиналары чыгару заводлары махсус чөгендер чистарткычлар эшли башлады. Уңышны төяп озату эшләре дә механикалаштырылды. Тукай исемендәге колхоз механизаторы Мәсгут Гыйльфанов исә беренчеләрдән булып чөгендер игүдә чүп үләннәренә каршы көрәш методикасы, бер үсенте генә бирә торган орлыклар куллану, минераль ашламаларны туфракка программалы кертү технологияләрен тормышка ашыра. Аның чөгендер игүдә өч дәрәҗә "Хезмәт Даны" ордены белән бүләкләнүе күп нәрсә турында сөйли. Кул көче кертмичә шикәр чөгендере үстерүгә башта немец, аннан француз технологиясе керде. Чөгендер игү һаман камилләшә бара. Камиллекнең чиге юк.

«Зәй шикәре» агрофирмасы рекордлы уңышы белән сөендерә: фәнгә нигезләнеп коры елларны да татлы тамырдан шактый югары уңыш алып була икән. Шунысы игътибарга лаек, нинди эштә дә иң мөһиме - кеше факторы. Агрофирма чөгендерчеләренең әлеге рекордлы уңышта өлеше зур. Тир түгелми уңыш булмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: