Зәй офыклары

Тиздән басуга

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу уңайдан әзерлек эшләре активлаша. Болар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйли. -Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтару эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 3200 тоннадан артык аммиак селитрасы бар. Район буенча бер гектар чәчүлек мәйданга әлегә...

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу уңайдан әзерлек эшләре активлаша. Болар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйли.

-Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтару эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 3200 тоннадан артык аммиак селитрасы бар. Район буенча бер гектар чәчүлек мәйданга әлегә 24,5 килограмм тәэсир итүче матдә тупланды. Бюджет хисабына бирелүче ашламаларны да ала башладык. Районга барлыгы 2251 тонна аммиак селитрасы бүленде, март аенда график буенча без 840 тонна ашлама алырга тиеш. "Зәй шикәре" агрофирмасына көзге культураларны тукландыру өчен ике "Туман" агрегаты китерелде. Шулай ук самолетлар да килергә тиеш.

Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларны агрегатлау һәм чәчүлек агрегатларын комплектлаштыруга керешелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе белән районга 1 гектар чәчүлек мәйданга 23 килограмм исәбеннән ташламалы бәядән, беренче транш буенча март аена 1 гектар чәчүлек мәйданга 7 килограмм исәбеннән 495 тонна дизель ягулыгы бүленде.

Үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүгә районга федераль бюджеттан 16492 мең сум акча бүлеп бирелде. Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән 34 миллион сум субсидиягә "Менделеевсказот" заводыннан 2251 тонна аммиак селитрасы алыначак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә агымдагы елның гыйнвар-февраль айларына федераль һәм республика бюджетларыннан 9 миллион сумга якын субсидия килде. Техник һәм технологик модернизацияләр өчен районга 36720 мең сум лимит каралды.

Быел да кыр эшләрендә авыл хезмәтчәннәренә шәһәр предприятие -оешмалары ярдәмгә киләчәк. Кайсы хуҗалыкларга нинди оешмалардан механизаторлар барачагы билгеле. 1 апрельдән алар билгеләнгән хуҗалыкларда булырга тиеш. Шулай ук политехник колледждан 45 студент 30 апрельдән хуҗалыкларда практика үтәргә керешәчәк.

Техника ремонтлау дәвам итә. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә ремонт узган авыл хуҗалыгы техникасы комиссия тарафыннан кабул итеп алыначак.

http://my.mail.ru/community/futuremankind/003E73E909AF0778.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: