Зәй офыклары

Тәүлегенә 7800 тонна эшкәртелә

Район басуларында шикәр чөгендере казу, аны заводка ташу буенча эш тулы куәткә бара. Эш башкаруга табигать тә хәерхаһлы. Басуларда 11 комбайн (аларда икешәр комбайнчы) көнне төнгә ялгап, уңайлы вакытның кадерен белеп эшли. 23 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 3250 гектарда 133250 тонна татлы тамыр...

Район басуларында шикәр чөгендере казу, аны заводка ташу буенча эш тулы куәткә бара. Эш башкаруга табигать тә хәерхаһлы. Басуларда 11 комбайн (аларда икешәр комбайнчы) көнне төнгә ялгап, уңайлы вакытның кадерен белеп эшли. 23 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 3250 гектарда 133250 тонна татлы тамыр казылган. Бу - барлык мәйданның 39 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә, бу - республика буенча яхшы күрсәткеч. Иң зур уңыш - гектарыннан уртача 452 центнер - бүген "Зәй" агрофирмасында алына.

Басулардан шикәр чөгендере ташуга 500гә якын техника җәлеп ителгән, машина йөртүчеләр килешү нигезендә эшли. Алар вакыт белән исәпләшми хезмәт күрсәтә. Техниканың күбесе - шәхси транспорт. Чимал Зәй, Сарман, Чирмешән, Лениногорск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, Башкортстаннан китерелә. 22 сентябрьдә заводка 489 йөк машинасы 1077 рейс ясаган (иң күп чөгендер заводка "Зәй шикәре" агрофирмасы басуларыннан китерелә. Агрофирма 37025 тонна татлы тамыр тапшырган инде).

Шикәр заводы да тулы куәткә эшли. Татлы тамыр төялгән "КамАЗ" машиналары иң беренче булып кабул итү (браклаштыру) пунктына килә, әлеге пунктны заводның йөрәге, дияргә дә була. Бу пунктта контролерлар йөккә карап, аны кайда бушатырга кирәклеген билгели. Кабул итү пунктында эш ике сменада оештырылган, берсе аның - иртәнге сәгать 6дан кичке 3кә, икенче сменадагылар исә кичке сәгать 3тән төнге 11гә кадәр эшли. Биредә өч контролер һәм ике сменага дүрт оператор хезмәт куя. Контролерлар Әминә Хәсәншина, Валентина Ионова, Тамара Бякова җаваплылык тоеп, хезмәтләрен намус белән башкарырга тырыша. Без биредә булган көнне операторлар Любовь Новикова, Римма Семякиналар хезмәт вахтасында иде.

-Сменага чимал белән 400-430лап машина кабул итәбез, тәүлегенә ул 800-850 була. Эшебез киеренке, тыгыз, - ди кызлар, беравыздан.

Операторларның вазифасы - татлы тамыр төяп килгән машиналарны компьютерга дөрес итеп кертеп бару. Үз чиратында заман техникасы кайсы агрофирмадан нинди номерлы машина, кайсы сәгатьтә килгәнне күрсәтеп бара. Шунда ук кайсы агрофирманың күпме чөгендер тапшыруы, машиналарның ничә рейс ясауларына нәтиҗә чыгарыла. Биредә хезмәт куючы белгеч-хезмәткәр Наил Хәйруллин агрофирмалар белән элемтәдә булып, чимал ташучы техникаларны көйләп тора.

-"Кама" агрофирмасыннан хәзер чимал төялгән 25 машина киләчәк, биредә хәзер чөгендерне Новотроицк белән Комсомоль җирлекләре арасындагы басудан алалар, аннан заводка килеп җитү өчен сәгать ярым вакыт кирәк, - ди ул.

Кыскасы, Наил Рафаэлович агрофирмаларда кайсы басуда эш барганны, уңышның күпме булуы, алардагы эш оештырылышы турында тулы мәгълүматны белә.

Кабул итү пунктына йөк төялгән машиналар бер-бер артлы килеп тора, теркәргә җитеш кенә. Операторлар тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырыша, чимал ташучыларга тоткарлык булмаска тиешлекне яхшы аңлый алар. Машина йөртүчеләр оператор һәм контролерлар эшеннән канәгать.

-"Зәй шикәре" агрофирмасының "Маяк" бүлекчәсе басуларыннан чөгендер ташыйм, тәүлегенә 6шар рейс ясарга тырышам. Көннәр матур тора, эшләргә дә эшләргә, - ди машина йөртүче Дмитрий Трифонов.

Ул тумышы белән Зәйдән, әлеге сезонлы эшне берничә ел башкара. "Кама" агрофирмасыннан -3, Башкортстаннан 2 генә рейс ясарга өлгерәбез, ди машина йөртүчеләр.

Чимал төяп килгән машиналар 20-30 минуттан кагат кырыннан йөкләрен бушатып та чыгалар. Шул рәвешле, кабул итү пункты кырмыска оясын хәтерләтә, сузылып киткән чөгендер көшелләре исә Кавказ тавы диярсең. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы сезонда кагат кырында чөгендерне озак саклау хәселе күрелде: чимал түбән температурада җилләтеп торыла. Салкын һава чөгендернең шикәрлелеген арттырып, черүне киметә. Моның белән чимал саклау срогы озайтыла, предприятиедә алдагы елның февраль аена кадәр шикәр кайнатылачак.

Чимал лабораториядә тикшерелә, махсус каналлар аша су агымы белән юдырылып, эшкәртү линияләренә керә, таштан һәм балчыктан арындырылып юыла һәм җиһазларда туракланып, кайнатыла. Шикәр кайнату сезоны башланганнан завод барлыгы 309179 тонна чимал кабул иткән, шуның 210025 тоннасы эшкәртелеп, 27672 тонна шикәр комы җитештерелгән.

Кабул итү лабораториясе мөдире Рәкыя Шәйхуллова биредә 39нчы сезонын хезмәт куя. Ул предприятиедәге яңа системага аеруча шат.

- Чималның шикәрлелеге - 16, пычраклылыгы 11,2 процент тәшкил итә. Узган елга караганда әлеге күрсәткечләр чагыштырмача яхшырак, чиста чимал белән эшләве күпкә җиңел, - ди ханым.

2014 елда завод 636000 тонна шикәр чөгендере кабул итеп, 98000 тонна - шикәр комы, 22000 тонна патока һәм 29000 тонна гранулалы чөгендер түбе җитештергән иде. Тәүлеккә 7800 тонна чимал эшкәртелә. Быелгы шикәр кайнату сезонында бу күрсәткечләр шактый югары булачак: кагат кырына чимал китерүне 1 миллион тоннага җиткерү бурычы тора. Болар өчен предприятиедә барлык шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: