Зәй офыклары

Туңга сөрүне 1 сентябрьгә төгәлләү бурычы куела

Зәй районы басуларында урып-җыю белән беррәттән, туфрак эшкәртү эшләре дә оешкан төстә алып барыла. 4700 гектар җир инде сөрелгән, аның 1200 гектары тирәнтен эшкәртү юлы белән. Бу эшләрне бүгенге көндә 20 трактор башкара. Эшне тагын да тизләтү максатында, бу көннәрдә башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, «АгроКөч-Төркем» белгечләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Анда...

Зәй районы басуларында урып-җыю белән беррәттән, туфрак эшкәртү эшләре дә оешкан төстә алып барыла. 4700 гектар җир инде сөрелгән, аның 1200 гектары тирәнтен эшкәртү юлы белән. Бу эшләрне бүгенге көндә 20 трактор башкара. Эшне тагын да тизләтү максатында, бу көннәрдә башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, «АгроКөч-Төркем» белгечләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Анда 1 сентябрьгә туңга сөрү эшләрен төгәлләү бурычы куелды. Моның өчен һәр хуҗалыкка тәүлеклек эш нормасы билгеләнде, шул ук вакытта бу турыда механизаторларга да җиткерелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов әйтүенчә, эшне тиешле вакытка төгәлләү өчен районда көненә 1000 гектар җир эшкәртү сорала, ә моның өчен безнең мөмкинлекләр җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: