Зәй офыклары

“Тукай” бүлекчәсендә америка технологиясе буенча чәчелгән чөгендерне алалар

Районда шикәр чөгендере игүдә төрле елларда төрле технологияләр кулланылды. Узган гасырның 80нче елларында Зәй районы республикада татлы тамыр үстерүдә индустриаль технология куллану буенча танылса, соңрак басуларга француз технологиясе үтеп керде.Әлбәттә, аларның һәркайсы үз чоры өчен фән казанышларын, алдынгы тәҗрибәне куллану булды. Быел исә "АгроКөч-Төркем" АҖ "Восток" агрофирмасында шикәр чөгендерен 450...

Районда шикәр чөгендере игүдә төрле елларда төрле технологияләр кулланылды. Узган гасырның 80нче елларында Зәй районы республикада татлы тамыр үстерүдә индустриаль технология куллану буенча танылса, соңрак басуларга француз технологиясе үтеп керде.Әлбәттә, аларның һәркайсы үз чоры өчен фән казанышларын, алдынгы тәҗрибәне куллану булды. Быел исә "АгроКөч-Төркем" АҖ "Восток" агрофирмасында шикәр чөгендерен 450 гектарда америка технологиясен сынау максатында кулланды.

Өч көн элек агрофирманың "Тукай" бүлекчәсендә әлеге технология буенча үстерелгән уңышны җыюга керештеләр. Америка технологиясе белән чәчелгән мәйданнарның үзенчәлеге рәт араларының киңрәк (56 сантиметр) булуында. Белгечләр әйтүенчә, бу исә рәт араларын берничә мәртәбә эшкәртү, ашламалар белән тукландыру өчен уңайлы. Нәтиҗә - мул уңыш алу.

"Амити технолоджи" Америка фирмасы техникасы эшләгән басуда без ике көн элек булдык. Биредә өч берәмлек техникадан торган (чөгендер сабагын кистерү агрегаты, татлы тамырны казу комбайны, чөгендерне төяү һәм ташу арбасы) ике комплекс эшли иде. Шунда ук әлеге фирманың экспорт сатулары менеджеры Кейси Брилны очратып, аның белән тәрҗемәче аша америка техникасының өстенлекләре, безнең шартларда ничек эшләве турында сораштык.

-Бу өр-яңа техника, мин аны хәтта уникаль, дип әйтер идем. Ул әлегә 10 берәмлек кенә эшләп чыгарылды, шуның 5се - Америкада, 5се - Россиядә, сездә Татарстанда кулланыла. Минем энем Америкада фермер. Ул шулай ук шушы фирма техникасын куллана. Әтиебез дә 43 ел фермер булып эшләде. Бу комбайн, шулай ук башка агрегатлар теләсә нинди һава торышында да эшли ала. Иң мөһиме - аларга вакытында тиешле техник хезмәт күрсәтү һәм тиешенчә көйли белү генә кирәк, - ди Кейси Брил.

"Тукай"ның бу басуында ике көндә шактый чөгендер алынган. Юл кырында тау-тау сузылып торган өемнәр шуны раслый.

-Безнең бүлекчәдә быел шикәр чөгендере 1057 гектар мәйдан били, шуның 450 гектары америка технологиясе буенча үстерелде. Үсү чорында рәт араларын эшкәртү өчен әлеге фирманың махсус техникасы кайтып өлгерде. Шулай да уңыш начар түгел, гектарыннан уртача 350-400 центнер, - ди "Восток" агрофирмасының "Тукай" бүлекчәсе агрономы Шамил Асаев.

Чөгендер алу комплекслары ике сменада уникешәр сәгать эшлиләр. Комбайнчы егетләр чит ил техникасын иярләргә өйрәнеп җиткәннәр. Алар Түбән Кама районында гына да мең гектардан артык татлы тамыр алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: