Зәй офыклары

Уракка әзерлек буенча “Зәй” агрофирмасы җиңүче

Зәйдә уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың торышы комиссия тарафыннан тикшерелүе турында хәбәр иткән идек. "АгроКөч -Төркем" ЯАҖ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, "Россельхозцентр"ның Зәй бүлеге белгечләреннән торган комиссия, агрофирмалар бүлекчәләре, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә булып, һәр берәмлек техниканың торышын, ындыр табакларының мөһим компаниягә әзерлеген, урып-җыюда хезмәтне оештыру, куркынычсызлык таләпләре үтәлешен...

Зәйдә уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың торышы комиссия тарафыннан тикшерелүе турында хәбәр иткән идек. "АгроКөч -Төркем" ЯАҖ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, "Россельхозцентр"ның Зәй бүлеге белгечләреннән торган комиссия, агрофирмалар бүлекчәләре, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә булып, һәр берәмлек техниканың торышын, ындыр табакларының мөһим компаниягә әзерлеген, урып-җыюда хезмәтне оештыру, куркынычсызлык таләпләре үтәлешен җентекләп тикшерде һәм баллар белән алар әзерлегенә бәя бирде. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Зәй" агрофирмасы җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны "Зәй шикәре" белән "Восток" агрофирмалары бүлеште. Җиңүчегә - 200, икенче урынга - 150, өченчегә исә 100 мең сум акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: