Зәй офыклары

Уңыш булгач, эшләве дә күңелле

Үсемлекчелектә тотрыклы эшләүче «Восток» агрофирмасының «Сармаш» бүлекчәсендә агымдагы елда бөртеклеләр 1859 гектар мәйданда чәчелгән иде. Шуның 329 гектарын - арпа, 1108ен - язгы бодай, 422сен рапс тәшкил итә. Хуҗалык арпа белән эшне төгәлләгән. Әлеге культура көтелмәгән уңыш белән куандырган: ул гектарыннан 61,5 центнер тәшкил иткән. Хәзер эш көзге бодай басуларында...

Үсемлекчелектә тотрыклы эшләүче «Восток» агрофирмасының «Сармаш» бүлекчәсендә агымдагы елда бөртеклеләр 1859 гектар мәйданда чәчелгән иде. Шуның 329 гектарын - арпа, 1108ен - язгы бодай, 422сен рапс тәшкил итә. Хуҗалык арпа белән эшне төгәлләгән. Әлеге культура көтелмәгән уңыш белән куандырган: ул гектарыннан 61,5 центнер тәшкил иткән. Хәзер эш көзге бодай басуларында бара. Хуҗалык басуларын ике "Акрос", өч "Нива" комбайны иңли. Комбайнчылар Дамир Шәйгарданов, Рөстәм Хафизов, Таһир Әхмәтшин, Мансур Ардаханов, Айрат Шәфигуллин - зур тәҗрибәгә ия, үз эшләренең осталары булган механизаторлар. Көзге бодайның уңышы гектарыннан 40 центнер тәшкил итә. Бу - елына күрә яхшы уңыш. Тук башаклы басуларда эшләве дә рәхәт, күңелле, ди комбайнчылар. Дамир 13 яшеннән комбайнда. Башта ул комбайнчы ярдәмчесе була, аннан техникага үзе утыра. Ун ел рәттән комбайн иярли. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы санала. Кышын машина-трактор паркында төзәтү-көйләү эшләрен башкарса, яз-көз тракторда җир сөрә. Аның ярдәмчесе булып Айдар Тукмачев эшли. Айдар - авылның яхшы футболчысы: ул район командасы составында зона ярышларында үзен сыный. Тырыш, эшкә үҗәт, ди Дамир аның турында. Рамил Хафизов та - техникада үскән егет. Әтисе хуҗалыкның алдынгы механизаторы була. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, эш серләренә өйрәнә. Бүген Рамил дә - хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы. Узган ел ул район буенча алдынгылар арасында иде. Хәзер ул политехник колледжда укучы Динар Гыйниятуллинны эшкә өйрәтә. Ә Динар алган белемен Рамил абыйсы кулы астында эш белән ныгыта. Сез әлеге комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләрен рәсемдә күрәсез. Яңа "Акрос" комбайннары сәгать теле кебек эшли. Иске "Нива" комбайнында эшләүче комбайнчылар да алардан калышмаска тырыша. Кыскасы, сармашлылар спорттагы кебек ярышып эшли. Комбайннар бункерыннан ашлыкны "КамАЗ" машиналары ындыр табагына ташып тора. Ындыр табагы урып-җыюга ныклы итеп әзерләнде. Ындыр табагы мөдире Алия Сәйфуллина, үлчәүче Нурия Сафина биредә эшне яхшы оештыра. Ашлык киптерелеп, амбарларга салына. Киптерү агрегатларының көйле эшләвендә Рәшит Арсланов, Рафис Гайфуллинның өлеше зур. Киптерелгән ашлыкны Артур Корбанов тракторга төяп тора, амбарларга аны Әбүзәр Садыйков техникасы белән ташый. Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Бер сменада - мәктәп укучылары Таңсылу Сафина, Гөлинә Кәбирова, Резеда Хәсәншина, икенче сменада хуҗалык хезмәткәрләре Эльвира Гыйльфанова, Зилия Гыймадиева, Вера Мельникова эшли. Ике смена да яхшы хезмәт куя. Хуҗалыкта урып-җыю белән беррәттән, көзге чәчүгә җир әзерләү эшләре дә барды. Хәзер хуҗалык чәчүгә кереште. Тракторчылар Дамир Гыймадиев, Ирек Миннегулов, Нияз Җамалиев чәчүгә әзерлекне тулы куәткә алып бара. Кыскасы, "Сармаш" бүлекчәсендә эш гөрли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: