Зәй офыклары

Вакытны кулдан ычкындырмыйк!

Терлек азыгы әзерләү өчен агымдагы ел уңай килде. Вакытында мул яңгырлар явып, туфрак дымга туенды. Үләннәр куе, калын булып үсеп китте. Әмма районнарда корылык, көннәр кызу тору, яңгырлар яумау нәтиҗәсендә үләннәр үсә алмаган елны оныттылар. Бу елны һәр башакны, салам бөртеген әрәм-шәрәм итмичә җыеп, кышка запас тупладык. Быел шартлар башкача....

Терлек азыгы әзерләү өчен агымдагы ел уңай килде. Вакытында мул яңгырлар явып, туфрак дымга туенды. Үләннәр куе, калын булып үсеп китте. Әмма районнарда корылык, көннәр кызу тору, яңгырлар яумау нәтиҗәсендә үләннәр үсә алмаган елны оныттылар. Бу елны һәр башакны, салам бөртеген әрәм-шәрәм итмичә җыеп, кышка запас тупладык.

Быел шартлар башкача. Ләкин күп районнарда терлек азыгы әзерләү эше тулы куәткә бармый. Бу эш республикада акрын темплар белән бара. Хуҗалык җитәкчеләре моңа күп сәбәпләр таба. Терлек азыгы әзерләүгә җаваплы һәм җитди караучы районнарда техниканы нәтиҗәле куллану юлларын табып, печән һәм сенаж запасы туплыйлар. Әгәр дә җәйнең беренче яртысында терлек азыгы әзерләмәсәк, кышын малларга нәрсә ашатырбыз? Бу турыда ныклап уйларга һәм эшне нәтиҗәле оештырырга кирәк.

Май ахырында узган видеоконференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләне күтәрде, ул терлек азыгының сыйфаты аны әзерләү вакыты, ә печәннең сыйфаты кышкы чорда савым сыерларның продуктлылыгына турыдан-туры бәйле дип ассызыклады. Президент авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр терлек азыгы әзерләү процессын кызулатырга, шулай ук шәхси хуҗалыклардагы малларны азык белән тәэмин итүне контрольгә алырга тиеш, дип билгеләде.

Печән чабуны вакытында башкарган хуҗалык җитәкчеләре тиздән үләннәрне икенче кат чабуга чыгачак. Башкаларга да инде һәр көннең, сәгатьнең кадерен белеп, терлек азыгы әзерләүгә керешергә кирәк. Шулай ук яфрагазык әзерләү вакыты да җитте. Тиешле технологияләрне үтәп һәм биоконсервантлар кулланып сыйфатлы силос салуга да җаваплы карау зарур. Авыл җирлекләре башлыклары шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә азык әзерләүне читтән генә күзәтмичә, моны оештыру мәсьәләсен хәл итсен иде.

А. Сәлахов,

ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: