Зәй офыклары

“Восток” агрофирмасы хезмәтчәннәре шикәр чөгендерен күпләп үстерде

Зәй районы территориясендә татлы тамыр алуга беренчеләрдән булып чыккан "Восток" агрофирмасында барлык шикәр чөгендере мәйданы 3580 гектар тәшкил итә. Агрофирманың баш агрономы Ренат Әхмәтшин әйтүенчә, быел татлы тамырдан мул уңыш көтелә, чөнки үсентеләрне эшкәртүгә ныклы игътибар бирелү, яңа алымнар куллану нәтиҗәсез калмаган, чөгендерләр беренче карашка ук күзне иркәләп, мулдан күренә....

Зәй районы территориясендә татлы тамыр алуга беренчеләрдән булып чыккан "Восток" агрофирмасында барлык шикәр чөгендере мәйданы 3580 гектар тәшкил итә. Агрофирманың баш агрономы Ренат Әхмәтшин әйтүенчә, быел татлы тамырдан мул уңыш көтелә, чөнки үсентеләрне эшкәртүгә ныклы игътибар бирелү, яңа алымнар куллану нәтиҗәсез калмаган, чөгендерләр беренче карашка ук күзне иркәләп, мулдан күренә. Әлегә шикәрлелек 12,5 процент чамасы, алга таба аның арта баруына шик юк, диләр белгечләр.

Гомумән, бүгенге көнгә райондагы шикәр чөгендере кырларыннан востоклылар - 3, ә "Зәй шикәре" агрофирмасы хезмәтчәннәре инде 12 гектар мәйданда уңыш җыеп алган. Беренче эш көннәрендә "Восток"та татлы тамыр 90 тонна, "Зәй шикәре"ндә 300 тонна җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: