Зәй офыклары

Востоклылар булдыра

Ел елга охшамый дисәләр дә, агымдагы ел да безне корылык белән сынады. Шуңа карамастан, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шактый гына уңыш алды. Агрофирмалар арасында югары күрсәткечләргә «Восток» иреште. Көтелгән уңыш алынмаса да, елына карата яхшы, игенчеләр көчләреннән килгәннең барысын да эшләгән дигән сүз бу. Агрофирма белән өч ел инде Васыйл...

Ел елга охшамый дисәләр дә, агымдагы ел да безне корылык белән сынады. Шуңа карамастан, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шактый гына уңыш алды. Агрофирмалар арасында югары күрсәткечләргә «Восток» иреште. Көтелгән уңыш алынмаса да, елына карата яхшы, игенчеләр көчләреннән килгәннең барысын да эшләгән дигән сүз бу. Агрофирма белән өч ел инде Васыйл Мифтахов җитәкчелек итә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан без аның белән күрешеп, агрофирма эшчәнлеге хакында сөйләштек.

- "Восток"ның барлыгы 28084 гектар чәчүлек җире бар. Агымдагы елда 45750 тонна икмәк җыеп алынды. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 30 центнер тәшкил итә. Аеруча арпа күп уңыш белән куандырды: ул гектарыннан уртача 45 центнер булды. Рапс уңышы да яхшы. Ул 2700 тоннадан артык уңыш бирде. Тиешле күләмдә орлыклык материал калдырып, җыелган уңышны тапшыру өчен икмәк кабул итү предприятиесе белән килешү төзелде. Предприятие ындыр табакларыннан икмәкне үзе килеп алды. Агрофирма предприятиегә 396 мең тонна ашлык тапшырды. Әлеге уңышта "Сармаш" бүлекчәсе игенчеләренең өлеше аеруча зур. Хуҗалыкта 210 гектар мәйдан биләгән арпаның уңышы гектарыннан 61,5 центнер тәшкил итте. Язгы бодайдан уртача 40 центнер уңыш алынды. Рапс та каерылып уңды. Бу уңыш - язгы кыр эшләре һәм урак вакытында үз эшен белеп, аны фидакарьләрчә башкарган, тиешле технология таләпләрен үтәгән "Сармаш" игенчеләренең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Бүлекчә җитәкчесе Азат Хәйруллин белән агроном Азат Садоровның Җир-Анага карата хуҗаларча мөнәсәбәтеннән бу. Калган бүлекчә җитәкчеләре, игенчеләре дә мактауга лаек, - ди Васыйл Мифтахов.

Ул урып-җыюда катнашкан комбайнчылар Фәндүс Уразманов, Айрат Сафин, Мәгъсум Зарипов, Илфат Фәрхетдинов, Николай Григорьев, терлек азыгы әзерләүче Александр Трофимов, Фоат Җамалиев турында җылы итеп сөйли. Яшь комбайнчылар арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика бәйгесендә Николай Григорьевның җиңүе агрофирманың абруен тагын да арттыра.

Агрофирма терлек азыгы әзерләүгә дә зур игътибар итте. Базларга 17 мең тонна сенаж салынды, 1700 тонна - печән, 15 мең тоннадан артык силос әзерләнде. Соңгысы буенча эш әле дәвам итә. Кукуруз культурасы да уңышы белән куандыра. Ике еллык терлек азыгы запасы бар, дип куанычын белдерә агрофирма җитәкчесе. Пай җире өчен халыкка икмәк бирелә.

- Агрофирманың төп культурасы - шикәр чөгендере. Беренче шикәр чөгендере басулары көткән уңышны бирмәде. Хәзер алына торган басуларда татлы тамыр уңышы гектарыннан 350 центнер тәшкил итә. Бу - яхшы уңыш. Агрофирма бүлекчә басуларыннан 2 мең гектар мәйданда, ягъни барлык чөгендер мәйданының 70 проценты алынды инде. Көннәр яхшы торса, татлы тамырны җирдә калдырмабыз, - ди җитәкче.

Агрофирма терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ит һәм сөт җитештерү узган елгыдан бер айлык күрсәткеч белән алда бара. Мөгезле эре терлектән тәүлеклек артым буенча да күрсәткечләр югары. Бозауларның тәүлеклек үсеше 627 грамм тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елга караганда 64 граммга артык.

Биредә киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез салынган: язга җир әзерләү һәм көзге чәчү эшләре бара. 4431 гектар мәйданда көзге бодай, арыш чәчелгән. Бүгенге көнгә алар торышы яхшы. "Восток" яңарыш юлында: бүгенгене барлап, киләчәккә карап яши.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: