Зәй офыклары

Ярдәм бар, асра гына

Республика үз халкын җирле җитештерүчеләр продукциясе белән тәэмин итүгә сәләтле. Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узган семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече...

Республика үз халкын җирле җитештерүчеләр продукциясе белән тәэмин итүгә сәләтле. Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узган семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре кызыл җеп булып сузылып барды. Семинар-киңәшмәдә республиканың 11 районыннан вәкилләр, Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегация, шул исәптән җирлек башлыклары да катнашты.

Авыл халкының эш активлыгы дәрәҗәсен, аерым алганда шәхси хуҗалыкларда яшелчә җитештерүне күтәрү кирәк. Читтән дәүләт ярдәме алга таба да булачак. Кыскасы, мөмкинлекләр бар, форсаттан кыю файдалан гына. Дәүләт ярдәме алу һәм республика программасы буенча мини-фермалар төзү, мөгезле эре терлек баш санын арттыру буенча зәйлеләрнең дә активлыгы сорала. Агымдагы елда районда мини-ферма төзү программасы кысаларында дүрт шәхси ярдәмче хуҗалык ферма төзү өчен 200әр мең сум күләмендә субсидия алды. Бер хуҗалык документларын әзерләү белән мәшгуль. Шәхси ярдәмче хуҗалыкка авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән яңа сатып алынган һәр буаз тана өчен 15 мең сум исәбеннән субсидия, шәхси хуҗалыкларда бер баш савым сыер тоткан өчен - 3, кәҗәгә 1 мең сум акча бирелә. Терлек асрау өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек.

Семинарда иң яхшы авыл җирлеге, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм гаилә фермалары буенча республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында зәйлеләр дә бар. Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Анна Быля -"Терлекләрнең баш санын арттыру буенча иң яхшы эшләүче", Түбән Биштән Сергей Михайлов "Шәхси ярдәмче хуҗалык" номинацияләрендә грант оттылар.

Анна Быля әйтүенчә, җирлектә кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны күзгә күренеп арткан. Авыл халкының терлекчелек продукциясенә сорау булуын аңлап эш итүе куандыра. Өстәвенә, аларга бәяләр дә артты. Яңа Спас җирлегендә мөгезле эре терлек асраучылар шактый, Николай Каштанов хуҗалыгында алар 33 исәпләнә, шуның 13е - савым сыер. Владимир Будрин исә дистәдән артык мөгезле эре терлек асрый. Бу исемлекне тагын тулыландырып булыр иде. Әлеге җирлектә мини-ферма төзүгә теләк белдерүчеләр дә бар. Авыл халкы сөтне күпчелек Яңа Спаста, Әлмәткә барып сата.

Түбән Биш - аягында нык басып торучы шәхси хуҗалыкларга бай җирлек. Шуларның берсе - Сергей Михайлов семинарда лаеклы бүләкләнде.

- Тезелеп киткән терлек абзарларында биш дистә мөгезле эре терлек асрала. Сергей район ярминкәләрендә актив катнаша. Язын ул район җитәкчелеге кулыннан сыер саву аппараты алды, мини-ферма төзү нияте белән яна, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

Сыер саву аппараты дигәннән, 22 декабрьдә Сәвәләйдә терлекчелек тармагындагы еллык эшчәнлеккә йомгак ясалачак. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ вәкилләре катнашуы көтелә. Киңәшмәдә районда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшырылачак. Язын 83 хуҗалык аппаратлы булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: