Зәй офыклары

Ярдәм бар, терлек баш санын арттыр гына

Авыл халкына ярдәм, терлек баш санын саклау максатында агымдагы елда республика бюджетыннан шактый булышлык ителәчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга быел буаз тана сатып алуга һәм сөтчелек юнәлешендәге миниферма төзү буенча тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкка субсидия бер генә мәртәбә, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән яңа...

Авыл халкына ярдәм, терлек баш санын саклау максатында агымдагы елда республика бюджетыннан шактый булышлык ителәчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга быел буаз тана сатып алуга һәм сөтчелек юнәлешендәге миниферма төзү буенча тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкка субсидия бер генә мәртәбә, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән яңа сатып алынган һәр буаз тана өчен 15 мең сум исәбеннән бирелә. Бер хуҗалыкка күп дигәндә 5 тана өчен ярдәм күрсәтелә. Субсидия күләме сатып алынган терлекләр бәясенең яртысыннан артмый. Әлеге юнәлештә Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары җирлек халкы белән аңлату эшләре алып бара. Бу уңайдан республикада - 1300, Зәйдә исә 3 мөрәҗәгать кергән. Алар - Бигеш һәм Яңа Спас авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән.

Тагын бер куанычлы хәбәр, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда бер баш савым сыер тоткан чыгымнар өчен - 3, кәҗә тотканга 1 мең сум акчаны кире кайтару карары кабул ителгән. Әлеге уңайдан да авыл җирлекләрендә халыкка бу хәбәрне җиткерү эшләре алып барыла. Кызганычка каршы, районда агымдагы елның ярты елында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 94кә кимүе күзәтелә. Район җитәкчелеге терлекләренең баш санын арттыру бурычын куйды: моның өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Форсатны кулдан ычкындырма гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: