Зәй офыклары

Ярдәмгә “Финагротрейд” комбайнчылары килде

Бүген Зәйнең "Восток" агрофирмасына урып-җыюда булышлык күрсәтү өчен Чаллының "Финагротрейд" җәмгыяте отряды килде. Аларның "Үрнәк" бүлекчәсенең Мәлем участогында көзге бодай кырларында беренче эш көнен район җитәкчесе Разиф Кәримов үзе күзәтте, эшне үз вакытында төгәлләү өчен бер генә минутны да әрәм итмичә эшләргә чакырды. -Зәй районына эшләргә килгән бу безнең икенче...

Бүген Зәйнең "Восток" агрофирмасына урып-җыюда булышлык күрсәтү өчен Чаллының "Финагротрейд" җәмгыяте отряды килде. Аларның "Үрнәк" бүлекчәсенең Мәлем участогында көзге бодай кырларында беренче эш көнен район җитәкчесе Разиф Кәримов үзе күзәтте, эшне үз вакытында төгәлләү өчен бер генә минутны да әрәм итмичә эшләргә чакырды.

-Зәй районына эшләргә килгән бу безнең икенче отряд. Биш комбайннан торган беренче отряд урып-җыюның беренче сәгатьләреннән зәйлеләргә ярдәмгә чыкты. Без тагын 6 "Нью Холланд" комбайны белән бирегә эшкә килдек. Моңа кадәр Сарман районы кырларында эшләдек, уңыш Зәйдә яхшырак, - ди отряд бригадиры Раил Нәгыймов.

Әлеге отряд, көннәр яхшы торганда, тәүлегенә 300-350 гектарда эш башкарырга сәләтле.

- Бүгенге көнгә "Восток" агрофирмасында көзге культуралар 1500 гектарда калган. Уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Гомумән без агрофирмага караган мәйданнарының 17 процентын җыйдык. Аеруча зур уңыш бодайдан булыр дип көтәбез. Хәзер максатыбыз тиз көннәрдә булган уңышны җыеп алып, амбарларга салу. Шуңа да үзебезнең 21 комбайнына өстәмә 6 куәтле техника килүен шатланып кабул иттек, ватылмыйча эшләсеннәр генә, - ди "Восток" агрофирмасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Җәүдәт Ханнанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: