Зәй офыклары

Ярышу да, аралашу да булды

«Восток» агрофирмасының Дүрт-Мунча терлекчелек комплексында сыер савучыларның традицион бәйгесе үтте. Аны авыл хуҗалыгы һәм яшьләр идарәләре бергәләп оештырды. Бәйгедә теоретик һәм практик белемнәрен «Восток» агрофирмасының «Игенче» бүлекчәсеннән Анастасия Ермакова, Эльвира Аверьянова, Анна Тихонова, «Тукай» бүлекчәсеннән Зөлфия Имаметдинова, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» бүлекчәсеннән Зинаида Ишмянова, Валентина Долгова, «Родина» бүлекчәсеннән Энҗе Сибгатуллина,...

«Восток» агрофирмасының Дүрт-Мунча терлекчелек комплексында сыер савучыларның традицион бәйгесе үтте. Аны авыл хуҗалыгы һәм яшьләр идарәләре бергәләп оештырды. Бәйгедә теоретик һәм практик белемнәрен «Восток» агрофирмасының «Игенче» бүлекчәсеннән Анастасия Ермакова, Эльвира Аверьянова, Анна Тихонова, «Тукай» бүлекчәсеннән Зөлфия Имаметдинова, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» бүлекчәсеннән Зинаида Ишмянова, Валентина Долгова, «Родина» бүлекчәсеннән Энҗе Сибгатуллина, «Зәй» агрофирмасының «Шепкә» бүлекчәсеннән Эльвира Гомәрова, Валентина Терентьева сынады.

Араларында иң яше - "Шепкә" бүлекчәсеннән Эльвира Гомәрова. Ул әлеге бүлекчәдә биш ел сыер савучы булып эшли. Кондитер белгечлеге алган Эльвира Мамадыш якларыннан Имәнлебашка килен булып төшкән. Авылда үскән кыз ике дә уйламый сыер саварга керешкән. Эштән кайткач, гаиләсенә тәм-том пешерергә дә вакыт таба ул. Энҗе Сибгатуллина белән Зөлфия Имаметдинованың мондый бәйгедә икенче мәртәбә үзләрен сынаулары. Энҗе үткәнендә призлы урын алган булган. Ә менә Зөлфия үзенә әлеге бәйгедә җиңүне максат итеп куйган. Зөлфия тудыру бүлегендә бозаулаган сыерлар карый. Иң җаваплы бүлекләрдән санала ул. Аның карамагында 50 баш сыер. Дөньяга килгән бозауларны көр, таза итеп үстерү аңа йөкләнгән. Биредә ул ундүрт ел хезмәт куя. Кызы Зөлфинә, улы Булат та эшендә булыша. Эшемне яратам, ди Зөлфия.

Кызлар бәйгегә барысы да җитди әзерләнгәннәр. Бәйге аларның теоретик һәм практик белемнәрен сынаудан гыйбарәт иде, боларга өстәп, шәхси гигиенага да игътибар ителде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәйгене гадел бәяләргә тырышты. Кыскасы, яңа ел алдыннан оештырылган бәйге бәйрәм төсе алды. Мәдәният йортының "Карлыгач" җыр төркеме чыгышы кызларны бәйгегә рухландырды. Кызлар үзләрен сынап кына калмады, аралашты, күңел ачты, гаилә һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кызларның «Майга» сөт саву аппаратын сүтеп-җыюларына күз дә иярми. Белемнәрен теоретик яктан сынау бәйгесендә дә үзләрен кыю тотты алар. Мондый бәйге кирәк, сыер савучыларны менә дигән сынау ул, алар белем-осталыкларын күтәреп, алдагы эшкә бер стимул алып кайталар, ди Шәфыйк Хәмидуллин.

Бәйге киеренке барды. Җиңүче дип "Сәвәләй" бүлекчәсеннән Зинаида Ишмянова табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Валентина Долгова белән Зөлфия Имаметдинова бүлеште. "Яшь сыер савучы" номинациясендә - Эльвира Гомәрова, "Күп балалы гаилә"дә - Эльвира Аверьянова, "Нечкәбил"дә - Анастасия Ермакова, "Озын толым" номинациясендә Энҗе Сибгатуллина җиңде. Җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова котлады һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: