Зәй офыклары

Яз җитә – умартачылар ни белән мәшгуль?

Зәй районының Кушъелга авылында яшәүче Илдар Гыйльфанов узган ел үзенең умарталыгындагы бал кортлары ояларыннан 1,5 тонна бал алган. Әлеге умартачының 70 умарта күче бар һәм ул үзләренең Кушъелга авылыннан, шулай ук Зәй, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән даими сатып алучыларны шифалы продукт белән тәэмин итеп тора, дип җиткерә ТР Авыл...

Зәй районының Кушъелга авылында яшәүче Илдар Гыйльфанов узган ел үзенең умарталыгындагы бал кортлары ояларыннан 1,5 тонна бал алган.

Әлеге умартачының 70 умарта күче бар һәм ул үзләренең Кушъелга авылыннан, шулай ук Зәй, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән даими сатып алучыларны шифалы продукт белән тәэмин итеп тора, дип җиткерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

- Бүген балавыз эретү, рамнар әзерләү белән мәшгульбез. Апрель башында умарталар уяна. Умарта үрчетү белән 20 ел шөгыльләнәм инде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе таркалгач, умарталыкны үз милкемә сатып алдым, - дип сөйләгән Илдар Гыйльфанов.

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Илдар Гыйльфанов - Чаллы һәм Зәй шәһәрләрендә оештырыла торган бал ярминкәләрендә һәм күргәзмәләрендә даими катнашучы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: