Зәй офыклары

Ындыр табагы гөрләп торды

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе ындыр табагында кызу эш кайный. Кайткан ашлык вакытында эшкәртелеп, тиешле урыннарга озатыла. Дамир Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге эшчеләр Әлфия Идрисова, Зәй политехник колледжы студентлары Ринас Нәбиуллин, Нияз Фәйрушин, Ильяс Фәсхетдинов, ашлык киптерүчеләр Илгизәр Мурзин, Фирхәт Гыйльфанов, «Кун-10» төяткечендә Рәис Нәбиуллин, машина йөртүче Динарис Нәбиуллин бик җитез эшлиләр....

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе ындыр табагында кызу эш кайный. Кайткан ашлык вакытында эшкәртелеп, тиешле урыннарга озатыла. Дамир Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге эшчеләр Әлфия Идрисова, Зәй политехник колледжы студентлары Ринас Нәбиуллин, Нияз Фәйрушин, Ильяс Фәсхетдинов, ашлык киптерүчеләр Илгизәр Мурзин, Фирхәт Гыйльфанов, «Кун-10» төяткечендә Рәис Нәбиуллин, машина йөртүче Динарис Нәбиуллин бик җитез эшлиләр. Үлчәүче Шәмсенур Габидуллина комбайнчылар, машина йөртүчеләрнең көнлек эш күрсәткечләрен язып бара. Ындыр табагы җитәкчесе Дамир Мөхәммәтҗанов биредә 1994 елдан эшли. Белгечлеге буенча агроном Дамир, ашлыкны кирәкле сортларга аерып, язгы чәчү өчен саклауга салдыра. Ә Әлфия Идрисова биредә 20 еллап хезмәт куя, ул үз хезмәтен биш бармагы кебек белә. "Чыбыклы" бүлекчәсе арпа, борчак, көзге бодай урагын тәмамлаган инде, бөтен көч язгы бодайны җыюга юнәлдерелгән. Уңыш гектарыннан уртача 25-30 центнер тәшкил итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: