Зәй офыклары

Әйләнә дә килә язлар, Аның белән кыр эшләре

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Тиздән басуларда хезмәт гөрелтесе башланачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу уңайдан әзерлек эшләре активлашты. Болар турында әңгәмәбез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән. -Атлас Нургатаевич, әңгәмәне ашлама туп-лаудан, җирне ашлаудан башлыйк әле... -Агрофирмалар бүлекчәләре басуларына тирес чыгару дәвам итә....

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Тиздән басуларда хезмәт гөрелтесе башланачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу уңайдан әзерлек эшләре активлашты. Болар турында әңгәмәбез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән.

-Атлас Нургатаевич, әңгәмәне ашлама туп-лаудан, җирне ашлаудан башлыйк әле...

-Агрофирмалар бүлекчәләре басуларына тирес чыгару дәвам итә. Барлыгы 30400 тонна тирес чыгарылды, шуның 7600е - "Зәй шикәре", 3800е - "Восток" агрофирмасына, 19000е "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басуларына туры килә. Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтартыла. Бүгенге көнгә 9 мең тоннага якын аммиак селитрасы бар. Район буенча бер гектар чәчүлек мәйданга 52,1 килограмм тәэсир итүче матдә тупланды. Хуҗалыкларга хәзер катлаулы минераль ашламалар кайтартыла башлады.

-Уҗым культуралары торышы ничек? Аларны тукландыру эшенә кайчан керешеләчәк?

-Район басу-кырларына узган көз 12,5 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Аларны тукландыру өчен, узган елдагы кебек, ике "Туман" агрегаты, шулай ук очкычлар җәлеп ителәчәк. Узган ел көзге культураларның гектарына бер центнер ашлама кертелсә, агымдагы елда ул күрсәткеч бермә-бер артык булачак. Агрофирмалар график нигезендә Тукай орлыкчылык заводыннан орлык алып кайта башлады.

-Язгы кыр эшләренә техника әзерлеге ничегрәк?

-Язгы кыр эшләрендә район буенча барлыгы төрле маркадагы 317 трактор катнашачак, шуларның 30ы - чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор. Бүгенге көнгә аларның 213е ремонтланды. Шул рәвешле, барлык тракторларның 61 проценты язгы кыр эшләренә әзер. Тракторларны ремонтлауда төп проблема булып, двигатель, резина, аккумуляторлар җитмәү кала бирә. Аларны запас частьләр белән тәэмин итү "ФинАгроТрейд" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә йөкләнгән. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларны агрегатлау һәм чәчүлек агрегатларын комплектлаштыруга керешелде. Техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карау 21 - 28 мартта үткәрелә. 1 апрельгә барлык техника әзерлек сызыгында булырга тиеш.

Язгы кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә булышлык итү йөзеннән районга 1 гектар чәчүлек мәйданга 22 килограмм исәбеннән ташламалы бәядән 1520 тонна дизель ягулыгы бүлеп бирелде.

-Яз әкренләп үз хакимлеген урнаштыра бара. Басу-кырларның кардан ачылган урыннарында хәтфәдәй уҗымнар күренә башлады. Агымдагы язда район кырларын нинди культуралар биләячәк?

-Барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә исәп тотабыз. Шуларның 28 мең гектарын - бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен агрофирмалар 315 миллион сумга кыска сроклы кредитлар рәсмиләштерде. Шул рәвешле бүгенге көнгә 3,6 миллион сум кредит рәсмиләштерелгән.

- Быел да кыр эшләрендә авыл хезмәтчәннәренә шәһәр предприятие-оешмалары ярдәмгә киләчәкме?

-Әйе, кайсы хуҗалыкларга нинди оешмалардан механизаторлар җибәреләчәге билгеле. 1 апрельдән алар билгеләнгән хуҗалыкларда булырга тиеш. Оешма-учреждениеләр җитәкчеләре моңа игътибарлы булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: