Зәй офыклары

Югары Багражга Кыш бабай килде

Зәй районы Югары Баграж авылы мәктәбе район Советы депутаты Эдуард Галиев булышлыгы белән яңара, анда уңайлыклар тудырыла бара. Яңа ел алдыннан коллектив депутат идеясе белән мәктәп ишегалдында "Әкияти манзара" тудырды. Бер ягында биләмәгә кергәндә "җигүле" ат тора. Ат кардан ясалган, менә-менә кузгалып китәр сыман. Югары Баграж мәктәбендә заманында күрше авыллардан...

Зәй районы Югары Баграж авылы мәктәбе район Советы депутаты Эдуард Галиев булышлыгы белән яңара, анда уңайлыклар тудырыла бара. Яңа ел алдыннан коллектив депутат идеясе белән мәктәп ишегалдында "Әкияти манзара" тудырды. Бер ягында биләмәгә кергәндә "җигүле" ат тора. Ат кардан ясалган, менә-менә кузгалып китәр сыман. Югары Баграж мәктәбендә заманында күрше авыллардан 460 укучы йөреп белем алган. Алар укырга кышын җигүле атларда килә торган булган. Җигүле атка тоташып поезд китә. Поездның беренче вагонында ел символы - Маймыл авызын ерып бара, аның артыннан 2016 - 2017 ел символлары - Әтәч белән Эт бара. Районда игълан ителгән киләсе Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы да игътибардан читтә калмаган: төрле үлчәмдә вертикаль урнаштырылган чаңгылардан торган күргәзмә яңа ел тамашасына үзгә мәгънә өсти. Өстәвенә, бу мәктәп - атаклы чаңгычылар үстергән уку йорты. Биләмәнең икенче ягы исә урман әкиятен чагылдыра. Әнә кардан ясалган өй, аның янәшәсендә Кыш бабай һәм Кар кызы, кардан ясалган әкият геройлары. Мәктәп үзе һәм аның биләмәсе төрле утлар камалышында утыра. Узган атнада биредә район башлыгы Разиф Кәримов, депутат Эдуард Галиев булды. Укытучылар, укучылар коллективы кунакларны иҗади якын килеп оештырылган тамаша белән каршы алды. Кыш бабай үзе гармун уйный, Кар кызы, ел символы, әкият геройлары аңа кушылып җырлый. Менә кайда икән ул әкият иле, артистлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: