Зәй офыклары

Югарыпәнәчелеләр терлекләрнең баш санын артырырга уйлыйлар

Бура-Киртә, Алмалы, Урта, Түбән һәм Югары Пәнәчене берләштергән Югары Пәнәче авыл җирлегендә 2015 елда барлыгы 290 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, шуның 109ы -савым сыер. Агымдагы ел башына терлек саны бераз арткан. Алга таба бу юнәлештә ныклап эшләргә җыенабыз, ди җирлек башлыгы Мөнир Туктаров. Җирлектә өч һәм аннан күбрәк сыер...

Бура-Киртә, Алмалы, Урта, Түбән һәм Югары Пәнәчене берләштергән Югары Пәнәче авыл җирлегендә 2015 елда барлыгы 290 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, шуның 109ы -савым сыер. Агымдагы ел башына терлек саны бераз арткан. Алга таба бу юнәлештә ныклап эшләргә җыенабыз, ди җирлек башлыгы Мөнир Туктаров. Җирлектә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы өч хуҗалык сыер саву аппаратлы булган. Бу безнең өчен зур ярдәм, ди әлеге җиһазга ия булучылар. Бер кеше, сигез баш сыер асраучы буларак, мини ферма төзү өчен 200 мең сум субсидия алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: