Зәй офыклары

Юл яру җиңел түгел

Тәвәккәлләргә һәркайда юл ачык. Андыйларга үз эшен җәелдерү өчен дәүләт ярдәме белән зур мөмкинлекләр ачылды. Республикада 2010 елда кабул ителгән «Гаилә фермалары үсеше» программасы булдыклылар тарафыннан кыю тормышка ашырыла. Район җитәкчелеге дә аларга һәртөрле ярдәм итәргә әзер. Районда ел ахырына алар санын 35кә җиткерү бурычы тора. Бездә сафка баскан гаилә...

Тәвәккәлләргә һәркайда юл ачык. Андыйларга үз эшен җәелдерү өчен дәүләт ярдәме белән зур мөмкинлекләр ачылды. Республикада 2010 елда кабул ителгән «Гаилә фермалары үсеше» программасы булдыклылар тарафыннан кыю тормышка ашырыла. Район җитәкчелеге дә аларга һәртөрле ярдәм итәргә әзер. Районда ел ахырына алар санын 35кә җиткерү бурычы тора.

Бездә сафка баскан гаилә фермалары торышы ничек? Аларда үсеш бармы? Кайда нинди гаилә фермалары төзелә, әлеге җәһәттән нинди программалар бар? Күптән түгел Югары Пәнәче һәм Бигеш авыл җирлекләрендәге гаилә фермаларында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

Киңәшмә Туңылҗа авылында Николай Селиверстов гаилә фермасын караудан башланды. Авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру, кече эшмәкәрлекне үстерү максатында районда буш торучы биналар, биләмәләрне үзеңнеке итеп рәсмиләштерү мөмкинлеге тугач, Николай Селиверстов буш яткан ындыр табагын алып, аңа җан өрде. Биредә узган көз 50 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән ферма төзелде. Аның идән-түшәмнәрен җәясе калган хәзер. Бу эшне башкарып чыгу өчен ул "Россельхозбанк"тан 700 мең сум кредит алган. Төзелеш тәмамлангач, аңа программа буенча 500 мең сум акча кире кайтарылырга тиеш. Бүгенге көнгә фермерның 16 баш бозавы бар. Ул аларны көзгә 35 башка җиткерергә ниятли. "Лизинг-грант"ка "МТЗ-82" тракторы откан. Яңа тракторда 25 гектар җиренә арпа чәчәргә исәп тота. Фермер биредә тарихка калган иске тегермәнне эшләтеп җибәргән. Иске складны да гамәлгә яраклы итәргә җыена. Тегермәнне күргәч, һәркем балачагына кайткандыр. Тезелеп киткән фураж капчыклары: келдер-келдер тегермән эшли. Анда озаграк торсаң, үзең дә тегермәнче кебек буласың. Шул рәвешле, Николай Селиверстов заман белән бергә атлый, искене дә яңарта.

"Гаилә фермалары" белән беррәттән, республикада «Атчылык» программасы да старт алды. Бу программаны Түбән Пәнәчедән Хәйдәр Мәрдамшин хуплап каршы алды. Ул кергән программа үзенә ат спортын үстерү, чабышкылар әзерләү һәм аллергия китереп чыгармаучы ит җитештерүне ала. Югары Пәнәчедәге ташландык ферманы төзекләндереп, заманча фермага әйләндерә ул. Кечкенәдән ат җене кагылган Хәйдәр ага моңа кадәр чабышкы, юртаклар үрчетү белән мавыккан булса, программага кергәч, ныклап атчылык белән шөгыльләнә башлый. Аның фермасында бүген 50 баш токымлы ат исәпләнә. Алар гарәп, орловский токымлы. Һәрберсенең исеме, яше, нинди токымнан булуы күрсәтелгән. Һәр атның астына агач чүбе (опилка) салынган. Бернинди ис юк фермада: чиста, тәртип. Башкача була да алмый, токымлы атларга шундый карау, тәрбия кирәк. Алар тиешле рационда, вакытында ашатыла, биләмәгә алып чыгып йөртелә. Атлар чиста, елкылдап торалар. Мәрдамшинның 18 баш саф токымлы юртагы урмандагы корылмада. Аларны махсус тренер чабышларга әзерли. Ул соңыннан аларны Югары Пәнәчедәге фермада бергә тупларга җыена.

- Безнең буыннан соң җирдә җимерек фермалар һәм тирес өемнәре генә калмасын иде, - ди ул.

Чабышкы атларга карап туйгысыз, кызлар кебек нәфис гәүдәле, яллары матур булып төшкән, үзләре уйнаклап тора. Ат ите җитештерү юнәлешендә дә эш алып бара ул. Әлеге юнәлештә башкорт токымлы атларга исәп тота. Моның өчен тагын бер ферма төзекләндерелә. Аның планнары зурдан. Атта йөрүнең кеше организмы, психикасына уңай тәэсирен, күп кенә авыруларны дәвалау мөмкинлеген исәптә тотып, Хәйдәр абый яңа эш алымнарын гамәлгә кертергә ниятли. Хәзер ат күрмичә үскән авыл балалары да юк түгел. Фермер балаларны атка ияләндерү, аларда атка мәхәббәт тәрбияләү максатында эш алып барырга хыяллана. Бу хакта Югары Пәнәче мәктәбе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. Кем белә, бәлки тора-бара балалардан менә дигән җайдаклар үсеп чыгар?..

Семинарда катнашучылар биредә алган тәэсирләр белән әлеге җирлеккә караган Фәнис Миңнехановның кошчылык буенча фермасын карадылар. Әлеге юнәлештә моннан 9 ел элек эш башлаган фермер эшчәнлеген тагын да ныграк җәелдергән. Билгеле, уңышка ышанган кеше генә аңа ирешә. Фәнис Миңнеханов, су буеннан махсус биләмә алып, кошчылык фермасы булдырган иде. Соңгы берничә айда, кошчылык буенча программага кереп, элекке ферма янәшәсенә кызыл кирпечтән яңасын төзегән. Яңа корпус күп кеше хезмәтенә мохтаҗ түгел: су кош-корт алдына махсус торбалар аша килә, температура көйләнә, корпус автомат рәвештә җилләтелә. Миңнехановлар бүген иске корпуста - 10 мең, яңасында 15 мең данә тәүлеклек чеби үстерү белән мәшгуль. Бодай, арпа, кукуруз, борчак һәм төрле витаминнар кушып, ризыкны үзләре әзерли. Аннан каз-үрдәккә күчәләр. Шул рәвешле, Миңнехановлар якын-тирә авыл халкын кош-корт белән тәэмин итә.

Районда сөтчелек белән ике гаилә фермасы: Кәрәкәстән - Фоат Исламов, Югары Лоҗыдан Илшат Хәбибуллин шөгыльәнә. Фоат, иске гаражны ремонтлап, гаилә фермасы булдырды. Сөт саву аппаратлары, тирес чыгару җайланмасы алды. Бүгенге көндә аның фермасында 54 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 20се - савым сыер, 12се - буаз тана. Һәр сыердан көненә 14 килограмм сөт савып алына.

Илшат Хәбибуллин исә югары технологияле "Деваль" фирмасы сөт җиһазы урнаштырылган ферма булдырды. Аңа Тукай районыннан 35 баш токымлы сыер кайтартты. Һәр сыердан көненә 18 литр сөт савыла. Сөт Зәйгә илтеп сатыла, сөт заводына тапшырыла. Фермада сыерларны ашату "швед өстәле"ндәге кебек: азык улакта әчеп, әрәм булмый. Рацион төрләндерелә. Фермер 28 баш бозау алган. Алар салкын алым белән үстерелә, 50 баш сарык та асрый. Өч еллык терлек азыгым бар, ди Илшат. 60 гектар чәчүлек җиренә тиешле күләмдә орлык әзерләгән. Җирдә эшләү өчен техникасы бар. Терлек симертү өчен ферма булдыру уе белән дә яна. Язга күпләп кош-корт асрарга җыена. Иң мөһиме - фермер авылга җан өрде, 4 кешене эшле итте.

Гаилә фермалары - авыл хуҗалыгы үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе һәм дәүләт төрле субсидияләр белән тәэмин итеп, аларны үстерүгә йөз тота.

Киңәшмәнең пленар өлешендә сүз шул хакта барды. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов "Гаилә фермасы" программасының бүгенге торышы, зәйлеләрнең алга таба әлеге юнәлештә нинди нәтиҗәләргә ирешәчәген бәян итте. 2011 ел нәтиҗәләре буенча республика бюджетыннан терлекчелек корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүгә 5 млн сум акчалата ярдәм күрсәтелде. "Лизинг-грант" программасы буенча 4 гаилә фермасы "МТЗ-82" тракторы алды. Бүгенге көндә фермаларда 407 баш мөгезле эре терлек, 446 баш дуңгыз, 1219 сарык асрала. Якын киләчәктә бу күрсәткечләр бермә-бер артачак, диде Атлас Нургатаевич.

Татьяна Воропаева чыгышында "Гаилә фермасы" программасын үстерү, җәелдерүгә шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән элемтәдә торган авыл җирлекләре башлыклары - зур этәргеч бирүчеләр, дип ассызыклады. Әлеге җәһәттән аларның төп бурычы - инициативалы, тәвәккәл авыл кешеләрен эзләү, аларга гаилә бизнесын булдыруга булышлык итү. "Гаилә фермасы" программасы республикада - өстенлекле юнәлеш, үз чиратында ул районда ныклы үсеш алачак. Беренчедән, эшсезләр эшле була, икенчедән, авыл саклана, җанлана. Аяныч, кайбер җирлекләрдә гаилә фермасы булмаган авыллар бар. Татьяна Васильевна андыйларга аерым тукталды һәм агымдагы елда һәр авыл җирлегендә бер генә булса да гаилә фермасы булдыру бурычын куйды. Район башлыгы ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә өч гаилә фермасын төзүгә акчалата булышлык итәчәгенә вәгъдә бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: