Зәй офыклары

“Үзем чәчтем, урдым, суктырдым”

Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә оештырылган хөрмәтләү тантанасында якташыбыз Андрей Митрофанов (рәсемдә сулдан икенче) респуб-ликада иң күп ашлык җыючы игенче буларак билгеләп үтелде. Бу - зәйлеләр өчен зур горурлык. Якташыбыз әлеге мәртәбәле җиңүгә берничә ел килә. Андрей Михайлович - Иске Тәкмәк егете....

Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә оештырылган хөрмәтләү тантанасында якташыбыз Андрей Митрофанов (рәсемдә сулдан икенче) респуб-ликада иң күп ашлык җыючы игенче буларак билгеләп үтелде. Бу - зәйлеләр өчен зур горурлык. Якташыбыз әлеге мәртәбәле җиңүгә берничә ел килә.

Андрей Михайлович - Иске Тәкмәк егете. Кечкенәдән техникага булган хирыслыгы аны шәһәрнең урта һөнәри училищесына китерә: биредә ул тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Һәм моннан 31 ел элек авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башлый. Кендеге белән җиргә береккән, дип Андрей кебекләргә әйтәләрдер. Чәчү техникасында, төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә тракторчы буларак хезмәт куйган Андрей комбайн иярләүдә дә үзен уңышлы сыный. Соңгы елларда кышын "Федот" спорт комплексында машинист буларак хезмәт куйган Андрей Митрофанов язын, "Нью Холланд" тракторына утырып, чәчүлек җир әзерли, җәен урып-җыю чорында комбайнга күчеп утыра. Ул елның яз, җәй фасылларын түземсезләнеп көтеп ала. Кыр корабында басу иңләүдән тагын нинди шатлыклы мизгел була икән?! Балачакта йөрткән хыялы тормышка ашкан аның: бүген ул - районда гына түгел, республикада алдынгы, тәҗрибәле игенче.

- Үз эшенә җаваплы караучы, намуслы, тыйнак, булсын дип эшләүче игенчеләребезнең берсе ул Андрей, мин аны күркәм сыйфатлары, тырыш, үҗәт булганы өчен аеруча хөрмәт итәм, яшь игенчеләргә менә кемнән үрнәк алырга кирәк, - ди "Зәй" агрофирмасы баш агрономы Нияз Закирҗанов.

Андрей Митрофанов дүрт ел инде хезмәттәше, авылдашы Сергей Крулев белән "Нью Холланд" комбайнында районда алдынгылыкны бирми. Агымдагы елда исә ул 3951 тонна ашлык җыеп алуга иреште. Кыскасы, үзе әзерләгән җирдән бөртеклеләрне җыя да якташыбыз. Нәкъ җырдагыча, үзем чәчтем, үзем сугам, үзем үстергән бөртек...

- Техника яхшы, ярдәмчем һәм агрофирма комбайнчылары белән бер гаилә булып эшлибез, тимер атлар сафтан чыкса, бергәләп төзәтәбез. Быел районда эш аеруча яхшы оештырылды, запас частьларга кытлык булмады, - ди Андрей.

Беренчелекне бирмәү үтә тырышлык, тынгысызлык, үҗәтлек сорый. Андрей үзенең ут яндырып эшләгәнен дә яшерми. Уңыш мул булган басуларда минутлар эчендә бункер тулган мизгелдән дә күңеллесе юк, дип искә ала игенче.

Кем белә, бәлки, аңа зур уңышларга ирешергә туган авылы, аның табигате, гаиләсе дә илһам бирәдер. Миртофановлар гаиләсендә берсеннән-берсе матур, уңган-булган өч кыз үсә. Хезмәт куйганда тылың ныклы, ышанычлы булу да зур роль уйныйдыр. Тормыш иптәше Людмила - аның фикердәше, һәр эшендә алыштыргысыз ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: