Зәй офыклары

ӘЗЕРЛЕК НИЧЕК?

Көннәр язга авышты. Кыр эшләренә керешер вакыт җитә. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу техника, агрегатларның төзеклеге, әзерлекле булуына бәйле. Аларны сыйфатлы һәм үзвакытында төзекләндерү зарур. Бу җәһәттән агрофирмаларда әзерлек ничек бара? Фоат Камалиев, "Зәй шикәре" агрофирмасы директоры: - Язгы кыр эшләренә 71 берәмлек трактор җәлеп итәргә, эшне ике сменада...

Көннәр язга авышты. Кыр эшләренә керешер вакыт җитә. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу техника, агрегатларның төзеклеге, әзерлекле булуына бәйле. Аларны сыйфатлы һәм үзвакытында төзекләндерү зарур. Бу җәһәттән агрофирмаларда әзерлек ничек бара?

Фоат Камалиев, "Зәй шикәре" агрофирмасы директоры:

- Язгы кыр эшләренә 71 берәмлек трактор җәлеп итәргә, эшне ике сменада оештырырга ниятлибез. Безнең машина-трактор паркында күпчелек үзебездә эшләнгән техника өстенлек итә, аларны үз көчебез белән ремонтлыйбыз. Көзге-кышкы чорда остаханәләрдә язгы-кыр эшләренә техникаларны сыйфатлы ремонтлау өчен тәҗрибәле слесарь-ремонтчылар һәм механизаторлардан бригада оешты. Авыл хуҗалыгы машиналары, тырмалау, чәчү агрегатлары, культиваторлар яңа елга кадәр төзекләндерелде.

Куәтле чит ил техникасы, төп узеллар һәм агрегатлар "ФинАгроТрейд" компаниясендә ремонтлана. Бүгенге көнгә 52 трактор ремонтланды, 40ын төзекләндерү бара.

Җәүдәт Ханнанов: "Восток" агрофирмасы директоры:

- Агрофирманың барлыгы 99 тракторы бар, бүгенге көнгә шуның 40ы төзекләндерелде. Куәтле заманча биш тракторга ремонт "ФинАгроТрейд"та үткәрелде. Биредә тагын шундый 16 трактор ремонтланачак. Язгы кыр эшләренә тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр, ашлама сиптергечләрнең 5се эшкә әзер, 7се "ФинАгроТрейд"та ремонтлана. Бүгенге көндә агрегатларны комплектлаштыру бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: