Зәй офыклары

Зәй 2014 елгы рейтингта - 6нчы

Бүгенге көндә Татарстанда бюджет ярдәме ала торган якынча 1900 хуҗалык исәпләнә. Моңа кадәр Татарстанның агросәнәгать тармагына карый торган хуҗалыкларына игенчелеккә дигән бюджет акчалары тигез итеп бүлеп бирелә иде. Киләсе елдан башлап исә әлеге акчалар хуҗалыкларның хезмәтенә, эш нәтиҗәләренә карап бүленә башлый. Кыскасы, авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчалары тырышып...

Бүгенге көндә Татарстанда бюджет ярдәме ала торган якынча 1900 хуҗалык исәпләнә. Моңа кадәр Татарстанның агросәнәгать тармагына карый торган хуҗалыкларына игенчелеккә дигән бюджет акчалары тигез итеп бүлеп бирелә иде. Киләсе елдан башлап исә әлеге акчалар хуҗалыкларның хезмәтенә, эш нәтиҗәләренә карап бүленә башлый. Кыскасы, авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчалары тырышып эшләүче һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче хуҗалыкларга бермә-бер артачак. Бюджеттан каралачак акча күләмен билгеләргә исә махсус рейтинг ярдәм итәчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгы сайтында 2014 ел нәтиҗәләре буенча, биш күрсәткечтән чыгып рейтинг билгеләнгән инде, тик әлеге күрсәткечләр 2016 елга билгеләнәчәк бюджетка тәэсир ясамый. Рейтингка бер гектар сөрүлек җиреннән җыеп алынган уңыш күләме, сыйфатлы чәчүлек орлыгы, кузаклы һәм май сыгыла торган культуралар (рапс), күпьеллык үлән күләме дә йогынты ясый. Әлеге күрсәткечләр буенча республика агрохуҗалыкларына бәя бирелеп, аларның рейтингтагы урыннары билгеләнде. Шул рәвешле, хуҗалык 75тән дә артыграк балл җыйган икән, ул беренче категориягә, 74 -50 балл җыйган хуҗалыклар исә икенче категориягә карый. 50дән дә кимрәк баллылар республиканың иң начар эшләүче хуҗалыклары санала. Зәй районы исә 94 балл җыеп, республика буенча алтынчы урында.

2015 ел рейтингы ноябрь азагында билгеле булачак. Әлеге күрсәткечләр 2016 елда бүленәчәк акча күләменә йогынты ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: