Зәй офыклары

Зәй авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алды

Бүген Казанда Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре X съезды үтте. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Съезд кысаларында, ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын...

Бүген Казанда Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре X съезды үтте. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Съезд кысаларында, ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Бәйге лауреатлары дип 93 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе табылган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген җиңүчеләргә 93 "Шевроле Нива" җиңел автомобиле һәм 7 "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычларын бирде. Ачкычларны безнең районның Иске Маврин һәм Гулькин авыл җирлеге башлыклары да алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: