Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы

Зәй кырларында кызу урак өсте

“Баграж” җитештерү комплексының “Сармаш” бүлекчәсендә игенчеләр көзге бодай суктыру белән мәшгульләр.

Зәй басу-кырларында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Көннәрнең аяз һәм коры булуы эшне тоткарлыксыз алып барырга мөмкинлек бирә. Диңгез кебек күкрәп утырган иген кырларында суктырыласы мәйданнар күләме көннән-көн кими. Игенчеләр коры торган көннәрнең һәр минутының кадерен белеп, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәшәләр.
 

“Баграж” җитештерү комплексының “Сармаш” бүлекчәсендә игенчеләр көзге бодай суктыру белән мәшгульләр. Бүлекчәдә бөртеклеләр 4150 гектар мәйданда үстерелгән. Эш барышы бүлекчәнең әйдәүче агрономы Инсаф Сафин контролендә.


 

 

"Хәзер бит техника заманча, куәтле. Эшләү өчен комбайнчыларга бар шартлар да тудырылган. Иң мөһиме теләк кенә булсын. Көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәбез. Төрле хәл булырга мөмкин, ватылган очракта эретеп ябыштыру җайланмасы да кул астында гына. Безнең бүлекчәдә барысы да яшь егетләр, моңа карамастан аларның бу өлкәдә тәҗрибәләре бар. Үзем һәркайсы белән күптән таныш,бик тырыш комбайнчылар дип икеләнмичә әйтә алам",- ди Инсаф Сафин.


 

192 гектар мәйдан биләүче көзге бодай басуында 4 комбайн эшли.Контроль суктырып карау гектарыннан 48 центнер уңыш күрсәткән.Бөртеклеләрнең дымлылыгы нормага туры килә. Уңыш мул булгач, комбайн бункеры да тиз тула. Бөртекләрне ташу белән өзеклекләр юк.КамАЗлар бер-берсен алыштырып кына торалар.
 

Нәфис Насыйров 4 нче сезон икмәк ташуда катнаша. Ел уңышын җыеп алуда үзеннән өлеш кертүенә сөенә.


"Эшне авыр дип әйтә алмыйм, иртәдән кичкә кадәр руль артында. Икмәкне Зәй элеваторына ташыйбыз. Көненә 4-5 рейс ясарга туры килә. Бөртеклеләрне ташуда проблемалар юк",- ди Нәфис.
Комбайнчыларның һәр минуты исәптә, техникалар туктап тормый. Кыр корабларын биредә яшь егетләр иярли.Яшь булсалар да, тәҗрибәсез дип әйтеп булмый үзләрен. Алар инде малай чактан ук бу һөнәрнең нечкәлекләрен үзләштергән. Руслан Хәйруллин 2013 елдан бирле комбайн штурвалы артында. Тәҗрибәле комбайнчы 14 мең центнер ашлык суктыруга ирешкән.


 

Район буенча бөртеклеләр барлык мәйданның 41 процентында җыеп алынган. Бер гектардан уртача уңыш 49,4 центнер тәшкил итә. Икмәк булса- җыр да була , ди халык. Ин мөһиме уңышны яңгырларга кадәр югалтуларсыз җыеп алырга исәпләре. Урып- җыю эшләрен республикада беренчеләрдән булып башлап җибәргән районыбыз уңыш күләме буенча да алдынгылыкны бирми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев