Зәй офыклары

Зәй районы 135 мең тонна ашлык җыеп алды

Зәй басу кырларыннан агымдагы урып-җыюда бөртеклеләр биләгән 36,6 мең гектар мәйданнан барлыгы 135 мең тонна уңыш җыеп алынды. Уңыш гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Элеватор һәм икмәк кабул итү пунктларына 105 мең тонна ашлык тапшырылды, шуның 47 тоннасы - бодай. "Зәй шикәре" агрофирмасында барлыгы - 8300, "Зәй" агрофирмасында -6500, "Восток"та...

Зәй басу кырларыннан агымдагы урып-җыюда бөртеклеләр биләгән 36,6 мең гектар мәйданнан барлыгы 135 мең тонна уңыш җыеп алынды. Уңыш гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Элеватор һәм икмәк кабул итү пунктларына 105 мең тонна ашлык тапшырылды, шуның 47 тоннасы - бодай. "Зәй шикәре" агрофирмасында барлыгы - 8300, "Зәй" агрофирмасында -6500, "Восток"та 13000 тонна ашлык җыелды. "Нива" җаваплылыгы ширкәтендә 1175 гектар мәйдан биләгән бөртеклеләрдән уңыш гектарыннан уртача - 46, биләгән "Союз Агро"да 1900 гектардан 24 центнер тәшкил итте.

Зәй районында чөгендер алу эше тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 24 августка район буенча татлы тамыр 1200 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 37000 тонна татлы тамыр җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: