Зәй офыклары

Зәй районы Иске Тәкмәк авылында күпфункцияле үзәк ачылды

Бүген Зәй районының Иске Тәкмәк авылы халкы берьюлы өч мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән "Авыл клублары" программасы буенча биредә күпфункцияле үзәк төзелде, авылга артезиан суы килә башлау һәм юл салынуны да искетәкмәклеләр көтеп алды. Берьюлы клублы, китапханәле, фельдшер-акушерлык пунктлы, тәмле сулы, юллы булу авыл кешеләре...

Бүген Зәй районының Иске Тәкмәк авылы халкы берьюлы өч мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән "Авыл клублары" программасы буенча биредә күпфункцияле үзәк төзелде, авылга артезиан суы килә башлау һәм юл салынуны да искетәкмәклеләр көтеп алды. Берьюлы клублы, китапханәле, фельдшер-акушерлык пунктлы, тәмле сулы, юллы булу авыл кешеләре өчен күктән түгел, җирдән иңгән зур бәхет булды. Мәдәният учагын ачу тантанасына килгән барчасының йөзләрендә елмаю, шатлык чаткылары чагылды. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов юкка гына социаль программаларга тукталып, безнең күпчелек программалар авыл өчен, чөнки авылда социаль инфраструктура бераз калыша, шуңа да яңа юллар, ФАПлар, клублар кирәк, дип ассызыкламаган иде "Авыл клублары" программасына старт бирер алдыннан. Әлеге республика программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле Зәй районында бу - дүртенче клуб. Моңа кадәр Бохарай, Пәнәче, Сармашбашта яңа мәдәният йортлары ишекләрен ачкан иде. Ә бүген Иске Тәкмәк авылы күпфункцияле мәдәният учагын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни- агарту эшләре фәнни-методик үзәк директоры урынбасары Гали Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Наил Лотфуллин, район җитәкчеләре катнаштылар.

- "Авыл клублары" республика программасы кысаларында соңгы өч елда 135 өр-яңа клуб, күпфункцияле үзәк авыл җирлекләрендә барлыкка килде. Бу авыл халкының мәдәни тормышын бизәү, активлаштыру максатын күздә тота. Иске Тәкмәк җирлегендәге бу үзәк тә буш тормас, ул төрле иҗат коллективлары, иҗади түгәрәкләр оешуга сәбәп булыр, барыгызны да киләчәктә актив мәдәни яшәү рәвеше алып барырга чакырам, - диде Гали Габдрахманов һәм Разиф Кәримовка, клуб мөдире Марина Ермолаевага министрлык, республика лидеры исеменнән клуб өчен кирәкле техник җиһазларга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә район башкарма комитеты исеменнән Разиф Кәримов иҗат коллективларына костюмнар тектерү өчен 50 мең сумлык сертификат бирде. --- Без клубның халыкка хезмәт итүен, сезнең көндәлек тормышыгызны ямьләндерүен телибез. Бу искетәкмәклеләрнең мәдәни тормышында яңача этап башлану чоры булсын,- диде ул тәбрикләү сүзләрен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: