Зәй офыклары

Зәй районында быел люпин да чәчелде

Зәй басу-кырларында эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, чәчү 31582 гектар мәйданда үткәрелде, бу - барлык мәйданның 68 проценты. Язгы бодай - 3869, арпа - 12521, борчак - 400, берьеллык үләннәр - 6200, кукуруз -1200, шикәр чөгендере 7300...

Зәй басу-кырларында эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, чәчү 31582 гектар мәйданда үткәрелде, бу - барлык мәйданның 68 проценты. Язгы бодай - 3869, арпа - 12521, борчак - 400, берьеллык үләннәр - 6200, кукуруз -1200, шикәр чөгендере 7300 гектарда чәчелде. Чәчү белән башка төр агротехник чаралар да үткәрелә: чәчүлекләр шытымнар чыкканчы - 3900, шытымнар чыкканнан соң 3000 гектарда тырмаланды, 3100 гектар мәйдан - корткычларга, 3200 гектары чүп үләннәренә каршы эшкәртелде. Башка еллардан аермалы буларак, район басу-кырларына быел люпин чәчелде. Ул 100 гектарга якын мәйдан били. Әлеге культураның составында аксым шактый, аннан ясалган катнаш азык кош-корт ашату өчен яхшы, диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: