Зәй офыклары

Зәй районында терлекчелек буенча семинар үтте

Бүген Зәй районында терлекчелек буенча 2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай районнарыннан комплекс башлыклары, зоотехниклар, зооветбелгечләр, катнашты. Киңәшмә эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды....

Бүген Зәй районында терлекчелек буенча 2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай районнарыннан комплекс башлыклары, зоотехниклар, зооветбелгечләр, катнашты. Киңәшмә эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды. Чарада республиканың терлекчелек комплекслары эшчәнлеге анализланды.

Район башлыгы Разиф Кәримов, "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов район һәм җәмгыятьтә терлекчелек буенча елның беренче кварталына йомгак ясап, алда торган бурычлар, сөт фермаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү, сафка баскан силос-траншея базлары буенча республика программасында катнашулары турында бәян итте. Зәйдә агымдагы елның 1 апреленә 17490 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4453е - савым сыер. Район ел ахырына мөгезле эре терлек баш санын 18000 җиткерергә ниятли, моның өчен мөмкинлекләр бар, графикны саклыйбыз, ди район башлыгы.

Семинарда сөт терлеге өчен югары протеинлы һәм экструдицияле азык әзерләү һәм куллану технологиясе, сыерларны ашатуны оештыруда яңа алымнар буенча чыгышлар кызыксыну уятты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар "Зәй" агрофирмасының "Әхмәт сөтчелек комплексында булдылар, эре мөгезле терлекләр корпусы, бозаулату бүлеге, яшь терлекләр үстерүнең торышы, сыер саву җайланмалары, ясалма орлыкландыру пунктының эше, сөт лабораториясе һ.блар белән таныштылар. Кыскасы, әхмәтлеләрнең терлекләрне ябык цикл белән асраулары семинарда катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Бер ел гамәлдә булган әлеге цикл нәтиҗәле хезмәткә этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: