Зәй офыклары

Зәй районында язгы чәчү 18 процентта башкарылды

Зәй басу-кырларында 12500 гектар мәйданда көзге культураларга гектарына 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелде. Тукландыру белән ике очкыч, өч "Туман" агрегаты мәшгуль булды. Бүгенге көннән көзге культураларны тукландыруга керештеләр: 12 үзйөрешле сиптергеч культураларны сыекча белән тукландыра. Пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара:...

Зәй басу-кырларында 12500 гектар мәйданда көзге культураларга гектарына 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелде. Тукландыру белән ике очкыч, өч "Туман" агрегаты мәшгуль булды. Бүгенге көннән көзге культураларны тукландыруга керештеләр: 12 үзйөрешле сиптергеч культураларны сыекча белән тукландыра. Пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 6 мең 500 гектарда - арпа, 800 гектарда - чөгендер, 1900 гектарда берьеллык үләннәр, 500 гектарда - люцерна, 100 гектарда язгы бодай чәчелде. Бүген-иртәгә орлык өчен кукуруз чәчәргә керешәчәкләр. Тулаем алганда, Зәйдә язгы чәчү барлыгы 18 процентта башкарылды. Язгы кыр эшләрендә барлыгы төрле маркадагы 320 трактор катнаша. Шуларның 60ы - чит ил техникасы. Тырмалау эше белән 150 агрегат, 17 чәчү комплексы мәшгуль. Районда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ашлама, яңа техника сатып алынган. Шунысы игътибарга лаек, язгы кыр эшләренең уңышлы барышында хуҗалыкларның яңа техникалар белән тәэмин ителеше дә үз ролен уйнамый калмый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: