Зәй офыклары

Зәй шикәр заводын чимал белән күбрәк тәэмин итү уйланыла

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Зәй зонасында чөгендер игүне үстерү концепциясе" буенча киңәшмә узды. Фикер алышуларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарларыТәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, "Челтәрләр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агрокөч-Төркем"...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Зәй зонасында чөгендер игүне үстерү концепциясе" буенча киңәшмә узды. Фикер алышуларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарларыТәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, "Челтәрләр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, генераль директор киңәшчесе Ринат Гобәйдуллин, «Зәй шикәре» ААҖ генераль директоры Шамил Минһаҗев, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты. Киңәшмәдә Илдар Гыймадиев 2015-2021 елларга "Агрокөч-Төркем" ЯАҖнең төп юнәлешләре турында сөйләде. "Агрокөч-Төркем" ЯАҖнең агрофирмалары тарафыннан чөгендер җитештерү һәм эшкәртү күләмнәрен елга 1,2 миллион тоннага кадәр җиткерү планы уйланыла. Илдар Шамилевич республиканың шикәр чөгендере һәм рапс җитештерүне планлаштыручы алты районын да ассызыклап үтте. Шул рәвешле агымдагы елда агрохолдингтагы 26 мең гектар мәйдан шикәр чөгендере чәчүгә әзер, 360 миллион сумга яңа техника сатып алынган, гранулалы чөгендер түбе складын төзү дә планлаштырыла. Кошчылык белән шөгыльләнү, ашлык, рапс җитештерү, башка авыл хуҗалыгы культураларын үстерү юнәлешләре дә игътибардан читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: