Зәй офыклары

“Зәй шикәре” - кыр эшләренә әзерлек буенча җиңүче

Зәйдә чәчү кампаниясендә төрле маркадагы 317 трактор катнаша: шуларның 30ы - чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор, 49ы - чәчү, 36сы - чөгендер чәчү, 160сы - тырмалау агрегаты, 13 чәчү комплексы һ.б.лар. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, орлык, минераль ашламалар торышы карап чыгылды. Аларда район башлыгы үзе...

Зәйдә чәчү кампаниясендә төрле маркадагы 317 трактор катнаша: шуларның 30ы - чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор, 49ы - чәчү, 36сы - чөгендер чәчү, 160сы - тырмалау агрегаты, 13 чәчү комплексы һ.б.лар. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, орлык, минераль ашламалар торышы карап чыгылды. Аларда район башлыгы үзе булып, механизаторлар белән аралашты, алар алдына агымдагы елда бөртеклеләрдән - 100 мең тонна, шикәр чөгендереннән уңышны 500 мең тоннадан артык җыеп алу бурычын куйды. Моның өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар. Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар махсус киемнәр, аптечкалар белән тәэмин ителде. Бу көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә районда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карап чыгып, әлеге эшчәнлеккә югары бәя бирделәр. Техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча районда агымдагы елда да конкурс игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча "Зәй шикәре" -I, "Восток" - II, "Зәй" - III , "Нива" ширкәте - IV , "Союз Агро" V урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: