Бүген "Зәй шикәре" агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча төбәкара киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, "Агрокөч - Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй районнары баш...
Бүген "Зәй шикәре" агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча төбәкара киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, "Агрокөч - Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй районнары баш инженерлары, авыл хуҗалыгы идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, дәүләт техник күзәтү инспекторлары, шулай ук республика сервис хезмәте вәкилләре катнашында узган бу чарада сүз авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә әзерләүне тагын да яхшырту турында барды, аерым алганда машина-техника паркын яңарту, аны яңа техникалар белән тулыландыру, техникадан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү һ.б мәсьәләләр күтәрелде. Сервис фирмалары вәкилләре, хезмәттәшлеккә чакырып, үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Семинар агрофирманың "Родина" бүлекчәсе машина-трактор паркы территориясендә тәмамланды. Кунаклар парктагы эш шартлары, андагы техника ремонтлау барышы белән якыннан танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа