Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы

Зәйдә барлык иген мәйданнарының 41 процентында эшләр тәмамланган

Зәй аграрийлары бөртеклеләрне урып-җыюның кыл уртасына якынлаша. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 август иртәсенә 41 процент мәйданнарда игеннәр урып суктырылган.

Барлыгы 74264 тонна ашлык җыелган, уртача уңыш гектарыннан 49,4 центнер тәшкил итә.
 

Иң мул уңыш - “Зәй” шикәре агрофирмасында, биредә 41 процент мәйданда игеннәр җыелган, уңыш бер гектардан уртача - 51,8 центнер. Ә “Восток” агрофирмасында 42 процент мәйданда эшләр тәмамланган, уңыш - 44,5 центнер.

“Зәй шикәре” агрофирмасы 38 процент мәйданда эшләрне төгәлләгән, бер гектардан уртача уңыш күләме - 49,1 центнер.
 

Аерым культураларга килгәндә, көзге бодай 10012 гектардан 52126 тонна җыеп алынган, уртача уңыш - 52,1 центнер. Арпа 3381 гектардан 15709 тонна (46,5 центнер), рыш 475 гектардан 2585 тонна алынган (54,4 центнер).

Александр Тимофеев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев