Зәй офыклары

Зәйдә игеннәр барлык мәйданның 14,5 процентында җыеп алынды

Бу атнада синоптиклар һава торышының яхшы булуын, температураның 27 градус югарылыгында торуын вәгъдә итәләр. Шуңа күрә, бу мөмкинлектән файдаланып, тәүлегенә 1100-1200 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу планга куела. Бүгенге көндә район кырларында 68 комбайн эшли. Уракның беренче атнасында 5800 гектар мәйданнан 16 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 27,7...

Бу атнада синоптиклар һава торышының яхшы булуын, температураның 27 градус югарылыгында торуын вәгъдә итәләр. Шуңа күрә, бу мөмкинлектән файдаланып, тәүлегенә 1100-1200 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу планга куела.

Бүгенге көндә район кырларында 68 комбайн эшли. Уракның беренче атнасында 5800 гектар мәйданнан 16 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 27,7 центнер тәшкил итә. Барлык бөртеклеләр мәйданының 14,5 проценты җыеп алынган. Зәй, Акташ, Чаллы икмәк кабул итү пунктларына, орлык заводына 9 мең тонна ашлык озатылган. Иң яхшы уңышны "Восток" агрофирмасы басуларындагы көзге арышның "Тантана", "Радонь" сортлары (гектарыннан 35 центнер), "Зәй" агрофирмасы басуларындагы көзге бодайның "Башкирская 10" сорты (37 центнер), "Зәй шикәре" агрофирмасы "Заман" бүлекчәсе кырларындагы көзге бодайның "Волжская К" сорты (37-38 центнер) бирә.

Арпа да өлгереп килә. "Восток", "Зәй" агрофирмаларының кайбер басуларында бу төр бөртеклеләрне җыеп алырга мөмкин.

Урып-җыю белән беррәттән, кырларда салам пресслау эше дә бара. Быел 10 мең тонна салам әзерләү планлаштырыла. Бүгенге көнгә ул 3 мең тонна әзерләнгән. Авыл җирлекләре башлыкларыннан үз хуҗалыкларында терлек асраучыларга басулардан салам ташып, кышкы чорны кайгырту кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: