Зәй офыклары

Зәйдә ремонтланган техникаларга бәя бирелә

Кичә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, "Агрокөч-Төркем" АҖ механизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, дәүләт техника күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һ.б.лар агрофирмаларда булып, ремонтланган техникаларны карап, орлык һәм ашлама тупланышын, хезмәтне саклау торышын тикшереп бәя бирде. Бу эш "Зәй"агрофирмасының "Алга" бүлекчәсеннән башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка...

Кичә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, "Агрокөч-Төркем" АҖ механизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, дәүләт техника күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һ.б.лар агрофирмаларда булып, ремонтланган техникаларны карап, орлык һәм ашлама тупланышын, хезмәтне саклау торышын тикшереп бәя бирде. Бу эш "Зәй"агрофирмасының "Алга" бүлекчәсеннән башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак. "Алга" бүлекчәсе техника паркында кыр эшләрендәкатнашачак барлык төр тагылма агрегатлар ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Фәрит Хәкимов әйтүенчә, районда техника ремонтланышы, узган ел белән чагыштырганда, сыйфатлы башкарылган, Зәйдә ниндидер күтәрелеш бар. Шунысын да әйтик, техниканы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләү буенча конкурс та игълан ителде. I, II, III урыннар өчен ярыйсы гына премия каралган. Премия механизаторлар һәм техникалар ремонтлауда катнашканнар арасында бүлеп биреләчәк. Бу - механизаторлар өчен бер стимул, кызыксындыру чарасы. Гомумән, механизаторланың кәефләре яхшы, эш дәрте белән яналар. -Агымдагы елда техникаларны ремонтлау барышында запас частьларга кытлык булмады, бүген җитмәгән тәгәрмәчләр кайтырга тиеш, - ди бүлекчә җитәкчесе Илгиз Вәлиев. Биредә көзге культураларны тукландыруга да керешәчәкләр, төштән соң аммиак селитрасы киләчәк. Көзге культуралар биредә 660 гектар мәйдан били. Районда чәчүгә алдагы атна башында керешелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: