Зәй офыклары

Зәйдә сөтчелек комплексларында савым артуга бара

Зәйдә сөтчелек комплексларында бүген барлыгы 55,8 тонна сөт савыла. Бер сыерга уртача12. 4 килограмм сөт туры килә. Хуҗалыкларда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, савылган сөтнең артуы күзәтелә. 22 декабрьдә "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә терлекчелек тармагы еллык эшчәнлегенә йомгак ясалачак. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "АгроКөч...

Зәйдә сөтчелек комплексларында бүген барлыгы 55,8 тонна сөт савыла. Бер сыерга уртача12. 4 килограмм сөт туры килә. Хуҗалыкларда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, савылган сөтнең артуы күзәтелә.

22 декабрьдә "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә терлекчелек тармагы еллык эшчәнлегенә йомгак ясалачак. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "АгроКөч Төркем" ЯАҖ вәкилләре катнашуы көтелә. Киңәшмәдә районда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшырылачак. Язын районда 83 хуҗалык аппаратлы булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: