Зәй офыклары

Зәйдә терлекләрнең баш саны арта

Зәйдә терлекчелек буенча да эш тукталып тормый. Ярты ел эчендә терлек башы саны 976га арткан, хәзер ул 17878 баш тәшкил итә, ел азагына бу санны 18000гә җиткерү планы тора. Сөт җитештерү дә арта. Агымдагы елның 6 аенда 12386 тонна сөт савылган, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 240 тоннага...

Зәйдә терлекчелек буенча да эш тукталып тормый. Ярты ел эчендә терлек башы саны 976га арткан, хәзер ул 17878 баш тәшкил итә, ел азагына бу санны 18000гә җиткерү планы тора. Сөт җитештерү дә арта. Агымдагы елның 6 аенда 12386 тонна сөт савылган, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 240 тоннага артык. Бүгенге көндә тәүлегенә 76 тонна сөт савыла, бер сыерга уртача ул 17 литр туры килә.

Терлекләргә уңай шартлар тудыруны күздә тотып, фермаларны төзекләндерү эше дәвам итә. Сәвәләйдә 200 баш терлеккә сыер абзары капиталь төзекләндерелә, Куш-Елга һәм Бура-Киртәдә шулай ук 200әр баш терлеккә исәпләнгән ике корпуста үзгәртеп кору эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: