Зәй офыклары

Зәйдә урам юллар, йорт ишегаллары тәртипкә китерелә

Зәйгә агымдагы елда юлларны төзекләндерү, асфальтлау өчен төрле республика программалары кысаларында барлыгы 90 миллион сум акча бирелде. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы "Юл фонды", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү", "Асфальт юлларны ремонтлау" программалары буенча 50 миллион сумлык эш башкара. Оешма Тукай, Кыр , Мичурин урамнарын, Җиңү проспектының 1/14 йорты ишегалдын...

Зәйгә агымдагы елда юлларны төзекләндерү, асфальтлау өчен төрле республика программалары кысаларында барлыгы 90 миллион сум акча бирелде. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы "Юл фонды", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү", "Асфальт юлларны ремонтлау" программалары буенча 50 миллион сумлык эш башкара. Оешма Тукай, Кыр , Мичурин урамнарын, Җиңү проспектының 1/14 йорты ишегалдын төзекләндерде, Казан урам юлын ремонтлауга кереште. Бүген-иртәгә политехник колледж ишегалдын төзекләндерелеп бетәчәк. Алга таба Чехов урам юлын ремонтлау бурычы тора. Әлеге урам юлы проблемалы юллардан саналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: