Зәй офыклары

Зәйдә яңа төр техник культура уңышын җыйнауга керештеләр

Зәй аграрийлары быел «рыжик» дип аталган өр яңа техник культура үстерде. Алга таба ул «Заман» җитештерү мәйданында урнашачак махсус заводта эшкәртелеп, үсемлек мае сыктырып алу өчен кулланылачак. - Зәй районы агрофирмалары басуында бу яңа төр культура 1200 гектар чамасы мәйданда игелде. Ул инде өлгереп җитте, хәзер без аны җыйнап алу...

Зәй аграрийлары быел «рыжик» дип аталган өр яңа техник культура үстерде. Алга таба ул «Заман» җитештерү мәйданында урнашачак махсус заводта эшкәртелеп, үсемлек мае сыктырып алу өчен кулланылачак. - Зәй районы агрофирмалары басуында бу яңа төр культура 1200 гектар чамасы мәйданда игелде. Ул инде өлгереп җитте, хәзер без аны җыйнап алу эшен нәкъ менә зәй районы территориясеннән башлап җибәрдек, - ди «Агрокөчтөркем» ЯАҖ нең механизация бүлеге башлыгы Фәрид Хәкимов. Яңа төр культураны уру эшенә иң беренче булып «Восток» агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: