Зәй офыклары

Зәйдә ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау максатында авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

Зәй районы авыл җирлекләрендә ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау максатында халык җыеннары башланды. Анда төрле оешма-предприятиеләр, бүлек җитәкчеләре катнаша. Аның беренчесе Кадер авыл җирлегендә үтте. Җирлек башлыгы Римма Зайцева соңгы елларда авылда үзара салым нигезендә җыелып, дәүләт тарафыннан күбәйтелгән средстволарга зур, кирәкле эшләр башкарылуын ассызыклады, район җитәкчесе ярдәме белән авыл...

Зәй районы авыл җирлекләрендә ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау максатында халык җыеннары башланды. Анда төрле оешма-предприятиеләр, бүлек җитәкчеләре катнаша. Аның беренчесе Кадер авыл җирлегендә үтте. Җирлек башлыгы Римма Зайцева соңгы елларда авылда үзара салым нигезендә җыелып, дәүләт тарафыннан күбәйтелгән средстволарга зур, кирәкле эшләр башкарылуын ассызыклады, район җитәкчесе ярдәме белән авыл кешеләре өчен мөһим булган юлларның төзекләндерелүен, вак таш җәелүен билгеләде. Җыен барышында сөйләшүләрдә катнашкан халык Кадердә су мәсьәләсенең хәл ителеп бетмәвен күтәрде. Әлеге сорауга җавап итеп, бу уңайдан инде җирлектә төзекләндерү эшләре баруы хәбәр ителде, әмма тулысынча су проблемасы булмасын өчен җирлекнең махсус программага кертелү мөһимлеге билгеләнде. Кадерлеләрне борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә булып яшь гаиләләр йортлары урамында газ булмау тора иде, район башкарма мкомитеты җитәкчесе Разиф Кәримов бирегә газ үткәрүне программага кертүне хәбәр итте. Әлеге күңелле яңалыкны халык мул алкышлар белән каршылады.

Алга таба халык җыеннары башка җирлекләрдә дә үтәчәк, аларда да төрле оешма-предприятиеләр, бүлек җитәкчеләренең катнашып, кешеләрне шәхси сораулары белән кабул итүләр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: