Зәй офыклары

Зәйлеләр урып-җыюны тиз көннәрдә төгәлләү максаты белән эшли

Зәй районы кырларыннан көзге бөртекле культураларны җыю төгәлләнде. Бүгенге көнгә урып-җыю барлык мәйданның 33 процентында башкарылды. 13050 гектардан 35 мең тонна ашлык суктырып алынды. Уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Зәй, Акташ, Чаллы икмәк кабул итү пунктларына һәм орлык заводына 20 мең тонна ашлык озатылды. - Хәзерге вакытта игенчеләребез...

Зәй районы кырларыннан көзге бөртекле культураларны җыю төгәлләнде. Бүгенге көнгә урып-җыю барлык мәйданның 33 процентында башкарылды. 13050 гектардан 35 мең тонна ашлык суктырып алынды. Уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Зәй, Акташ, Чаллы икмәк кабул итү пунктларына һәм орлык заводына 20 мең тонна ашлык озатылды.

- Хәзерге вакытта игенчеләребез арпа кырларында эшли. Бу төр культураның уңышы сөендерә, гектарыннан уртача 28-38 центнер чыга. Синоптиклар бу көннәрдә яңгырсыз һава торышы вәгъдә итә. Максатыбыз һәр сәгатьтән максималь файдаланып, урып-җыюны тиз көннәрдә төгәлләү, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: