Авыл хуҗалыгы

Халык ашыга, китә басуга

19 июльгә район буенча игеннәр 1976 гектарда теземнәргә салынды, 1921 гектарда җыеп суктырылды. Уракны агрофирмаларның өчесе дә алып бара. Районда урак кызу темплар белән бара. "Зәй", "Восток" агрофирмалары игеннәрне җыеп суктыруга узган атнада керешкән иде инде. 18 июльдә "Зәй шикәре" агрофирмасы да уракны башлады. Агрофирманың "Заман" бүлекчәсе бүгенге көнгә 200...

19 июльгә район буенча игеннәр 1976 гектарда теземнәргә салынды, 1921 гектарда җыеп суктырылды. Уракны агрофирмаларның өчесе дә алып бара.

Районда урак кызу темплар белән бара. "Зәй", "Восток" агрофирмалары игеннәрне җыеп суктыруга узган атнада керешкән иде инде. 18 июльдә "Зәй шикәре" агрофирмасы да уракны башлады.

Агрофирманың "Заман" бүлекчәсе бүгенге көнгә 200 гектарда арпа суктырды. Уңыш зарланырлык түгел, гектарыннан - 30 центнер. Заманлыларның "Дон" комбайннарын бүлекчәнең үз комбайнчылары Иван Сергеев (ярдәмчесе Михаил Фирстов), Олег Сандимиров (Василий Корсаков), Илья Минкин (Анатолий Гордеев), Валерий Митрухин (Юрий Сандимиров) иярли. Аларга ярдәмгә Якты Күл авылыннан Виктор Мерясев (Алексей Мерясев), Чыбыклыдан Шәйхенур Миннекәев (Ринат Миннекәев), Равил Миннекәев (Рәдис Гатауллин) "Нью-Холланд" комбайннары белән килгән. Басуда беренче техник ярдәм күрсәтергә эретеп ябыштыручы Анатолий Минкин, янгынга каршы су савытлары белән Василий Михайлов һәрвакыт әзер. Комбайннарны ягулык белән Рафик Хаҗиев тәэмин итә. Вениамин Минкин, Михаил Фиофилов икмәкне ындыр табагына ташый, аларга Акташ элеваторыннан "КамАЗ" машиналары белән килгән егетләр ярдәм итә. "Заман" комбайнчыларының отряд башлыгы Семен Агеев егетләрнең эшеннән канәгать. Комбайн штурвалы артында утыручы егетләрнең күңелләре көр.

Икмәкне кабул итәргә ындыр табагын күптән әзерләп куйганнар. Басудагы түгел, амбардагысы икмәк, ди бит халык. Кайткан икмәк сортларга аерылып, амбарга орлыкка салынып куела. Бүлекчә агрономы Мөнәвир Әхмәтҗанов арпа һәм язгы бодайның уңышы әйбәт булуын әйтә. Агрономны борчыган мәсьәләләр дә юк түгел: аны ягулык-майлау материаллары белән тоткарлык борчый. Бу вакытлы күренештер, мөгаен. Ә урак чорында һәр минут кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Халык ашыга, китә басуга
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы