Зәй офыклары

Мул уңыш күп техника сорый

Бүгенге көндә район кырларында 70 комбайн урып-җыю эше белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белдерүенчә, бер гектардан уртача уңышның мул чыгуы техниканы югары йөкләнеш белән эшләүгә китерә. Шуңа да комбайнчы-механизаторлар техниканы саклауга да игътибарлы. "ФинАгроТрейд" агротехнопаркыннан өстәмә комбайннар отряды җәлеп ителгән һәм Балтач районыннан 4 комбайн чакыртылган. Хәзерге...

Бүгенге көндә район кырларында 70 комбайн урып-җыю эше белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белдерүенчә, бер гектардан уртача уңышның мул чыгуы техниканы югары йөкләнеш белән эшләүгә китерә. Шуңа да комбайнчы-механизаторлар техниканы саклауга да игътибарлы. "ФинАгроТрейд" агротехнопаркыннан өстәмә комбайннар отряды җәлеп ителгән һәм Балтач районыннан 4 комбайн чакыртылган. Хәзерге вакытта суктырылган ашлыкны кырдан кайтартуга йөк машиналарына ихтыятә зур. Атлас Галиәхмәтов шәхси йөк машиналары булган зәйлеләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ашлык ташуга актив кушылырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: