Зәй офыклары

Зәйдә 129 гектарлы Тәкмәк басуыннан уртача уңыш 68ц/га чыкты

Зәй районы игенчеләре арасында урып-җыю эшендә иң алдынгылар буларак "Зәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре бара. Бүгенге көнгә алар бөртеклеләрне 1300 гектар мәйданда җыеп алганнар, бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә, -ди баш агроном Нияз Закирҗанов. Анда уртача уңыш гектарыннан 46 центнер. Көзге бодайның мең гектарыннан алар 4400 тонна ашлык җыеп алган....

Зәй районы игенчеләре арасында урып-җыю эшендә иң алдынгылар буларак "Зәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре бара. Бүгенге көнгә алар бөртеклеләрне 1300 гектар мәйданда җыеп алганнар, бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә, -ди баш агроном Нияз Закирҗанов. Анда уртача уңыш гектарыннан 46 центнер. Көзге бодайның мең гектарыннан алар 4400 тонна ашлык җыеп алган. Иң күп уңышлы бирүче басулар Тәкмәк авылы тирәсендәге басулар. 129 гектарлы көзге бодайның уртача уңышы гектарыннан 68 центнер чыккан.

- "Башкирский-10" сортлы көзге бодай чәчкән идек. Вакытында тиешле технологияләрне дөрес итеп үткәрү үз нәтиҗәсен бирде. Алга таба башка басулар нәрсә күрсәтер, - ди Нияз Закирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: