Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы

Зәйдә барлык мәйданның 18 процентында бөртеклеләр җыеп алынды

Игенчеләребез һәр сәгатьнең кадерен белеп эшли

Көннәр яңгырларсыз торуы урып-җыю эшләрен тоткарлыксыз башкарырга кулай, игенчеләребез һәр сәгатьнең кадерен белеп эшли.
 

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең барлык мәйданының 18 процентында (6735 гектарда) уңыш җыеп алынган.

Суктырылган ашлык 33893 тонна тәшкил итә. Уңдырышлылык бер гектардан уртача - 50,3 центнер. Көзге бодай уңышы исә 57,8 центнерны күрсәтә. Ул 20417 тоннада җыеп алынган. Арпа - 9561 тонна (уртача уңыш - 46,7 центнер), борчак 3829 тонна (33,8 центнер) урып суктырылган.
 

- Кичә генә игенчеләребез арыш культурасын суктыруга кереште. Бу эшне “Зәй шикәре” агрофирмасы комбайнчылары башлап җибәрде, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Александр Тимофеев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев