Зәй офыклары

Зәйлеләр терлек азыгын күпләп әзерли

Зәй районында күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу, терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Гомумән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 8 мең тонна печән, 71,7 мең тонна сенаж әзерләделәр. Бу бер баш терлеккә 21 центнер азык дигән сүз. Терлек азыгы запасын күпләп булдыру өчен бүгенге көндә "Зәй" агрофирмасына караган Аксар авыл җирлегендә...

Зәй районында күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу, терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Гомумән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 8 мең тонна печән, 71,7 мең тонна сенаж әзерләделәр. Бу бер баш терлеккә 21 центнер азык дигән сүз. Терлек азыгы запасын күпләп булдыру өчен бүгенге көндә "Зәй" агрофирмасына караган Аксар авыл җирлегендә 2шәр мең тонна сыйдырышлы 2 силос-сенаж траншеясе төзү эше бара.

Параллель төстә берьеллык үләннәр чабып алынган кырларда туфрак, үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәртү, шикәр чөгендерен яфрактан тукландыру бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: