Зәй офыклары

Зәйлеләр уракка иртә кереште

Быел зәйлеләр урып-җыю эшенә гадәттәгедән шактый иртә кереште. Ул беренче тапкыр район кырларында яңа техник культура игелү белән бәйле. Хәбәр иткәнебезчә, 8 июльдән «Восток" анрофирмасы "Мәлем" бүлекчәсендә көзге "рыжик" дип аталган культураны җыя башладылар. Башка агрофирмалар да бу эшне башлап килә. Яңа культураның уңышы гектарыннан уртача 11 центнер тәшкил итә,...

Быел зәйлеләр урып-җыю эшенә гадәттәгедән шактый иртә кереште. Ул беренче тапкыр район кырларында яңа техник культура игелү белән бәйле. Хәбәр иткәнебезчә, 8 июльдән «Восток" анрофирмасы "Мәлем" бүлекчәсендә көзге "рыжик" дип аталган культураны җыя башладылар. Башка агрофирмалар да бу эшне башлап килә. Яңа культураның уңышы гектарыннан уртача 11 центнер тәшкил итә, игенчеләр вак орлыклы культура өчен уңышны яхшы дип исәпли. Ул барлыгы 128 гектарда җыелды инде.

Ә бөртеклеләрне җыйнау эше тулы куәткә якын көннәрдә башланыр дип көтелә.

- Шимбә көнне һәм бүген игеннәр өчен бик тә кирәкле яңгырлар явып үтте. Белгечләр фикеренчә, туфракта дым 25 миллиметрны тәшкил итте, бу барлык авыл хуҗалыгы культуралары үсешенә - көзге һәм язгы игеннәргә, шикәр чөгендеренә, күпъеллык үләннәрнең күтәрелеп китүен һәм бигрәк тә башакларның тулылануы өчен уңай йогынты ясаячак. Шулай итеп без быел барлык төр культуралар буенча да мул уңыш көтәбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.

"Уңыш-2016" барышында ашлыкны югалтуларсыз җыйнау өчен бөтен шартлар да тудырыла. Кырларда ватылган техниканы тиз арада төзекләндерү өчен "ФинАгроТрейд" ҖЧШ ремон бригадасы урыннарга чыгып эшләячәк. Урып-җыюда тоткарлыклар булдырмау максатында хезмәткәрләрне кырларга алып чыгып 3 тапкыр ашату карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: