Зәй офыклары

50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер юк ителде

Зәй шәһәр прокуратурасы наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тикшерүләр алып барганда, районның Югары Шепкә һәм Иске Пәлчекәү авыллары арасында 50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер үсүен ачыклады. Авыл җирлеге башкарма комитетының җирлеккә караган территорияне даими контрольдә тотмавы, үз вакытында тиешле чара күрмәве әлеге урында күпләп киндер үсүгә һәм составында наркотик матдә...

Зәй шәһәр прокуратурасы наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тикшерүләр алып барганда, районның Югары Шепкә һәм Иске Пәлчекәү авыллары арасында 50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер үсүен ачыклады.

Авыл җирлеге башкарма комитетының җирлеккә караган территорияне даими контрольдә тотмавы, үз вакытында тиешле чара күрмәве әлеге урында күпләп киндер үсүгә һәм составында наркотик матдә булган үсемлекне теләсә кем куллана алуга китергән. Закон нигезендә җир биләмәләрендә, фәнни эшләр өчен кирәк дип саналмаганда, киндер үстерү катгый тыела. Тикшерү нәтиҗәсендә Югары Шепкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә тиз арада кимчелекләрне бетерү буенча чара күрү өчен документ юлланды, киндер үсентеләре юк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: